Рөстәм Миңнеханов «Зеленодольск» сәнәгать паркы резидент компанияләре эшчәнлеге белән танышты

Рөстәм Миңнеханов «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә булды. Әлеге сәнәгать паркы Зеленодольск моношәһәре составына керә, аның территориясендә «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе эшли.

Рөстәм Миңнеханов эшчәнлеге белән танышкан беренче предприятие «ПромЭнерго» булды. Бу — i-PROM электр энергиясен, газ һәм энергия ресурсларын исәпкә алу системалары, шулай ук электр машиналарын кору станцияләре өчен интеллектуаль исәпкә алу приборларын эшләүче һәм җитештерүче Россия компаниясе. 2019 елның маеннан предприятие ТОСЭР резиденты булып тора.

Рөстәм Миңнехановны предприятиеләр эшчәнлеге белән танышу барышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, шулай ук Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде.

Тагын бер резидент компания – «Итле китчен». Бу завод — индивидуаль һәм төркем пакетларында көндәлек диета әзер продуктлар җитештерү кухнясы. 2020 елның декабреннән компания «Зеленодольск»ТОСЭР резиденты булып тора. Компания гомуми мәйданы 3 мең кв. метрдан артык булган фабриканың ике катлы җитештерү-склад бинасында урнашкан. ТР Президентына хәбәр итүләренчә, күп очракта әзер продукция җитештерү – кул эше, мәсәлән, коймак пешерү, продукция хәләл стандартлар буенча сертификацияләнгән. «Итле китчен» ҖЧҖ генераль директоры Руслан Хәйретдинов, «Итле китчен» ҖЧҖнең сыйфат контроле бүлеге җитәкчесе Роксана Хәсәнова аңлатмалар бирде.

Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина озатып йөрде.


Фикер өстәү