2022 елда 170 мең литр ялган аракы һәм көмешкә сатудан алынган

Узган елда республикада Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 170 мең литр (алдагы елда – 160 мең литр) ялган аракы һәм көмешкәне сатудан алган.

Ведомство җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов әйтүенчә, хәмернең законсыз әйләнешен ачыклау эше Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәте белән берлектә алып барыла. Узган елда 53 предприятиегә бик зур тикшерүләр уздырылган.
53 кеше ялган хәмер җитештергән яки саткан өчен административ җаваплылыкка тартылган, 17сенә җинаять эше кузгатылган.
Полиция хезмәткәрләре 2022 елда ялган аракыны Татарстанга ташуның 8 юлын япкан. Суррогат Түбән Новгород өлкәсеннән, Башкортстан, Удмуртия. Грузия һәм Самарадан еш кертелгән. Полиция хезмәткәрләре Самарада иң күп суррогатны кулга төшергән. Әлеге шәһәр складларында 100 мең литр алган хәмер табылган.


Фикер өстәү