29 кеше агуланып хастаханәгә эләккән

Красногорск шәһәрендә предприятиенең 29 хезмәткәре агуланып хастаханәгә озатылган, прокуратура тикшерү башлаган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Якынча мәгълүматлар буенча, 28 июль кичендә Красногорск шәһәр округында урнашкан предприятиенең 29 хезмәткәре агулану билгеләре белән хастаханәгә озатыла.

Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да ашханәдә ашаганнан соң авырып киткән.

Тикшерү барышында, аны үткәрү Красногорск шәһәр прокуратурасына йөкләнгән, булган хәлнең барлык шартлары ачыкланачак, шул исәптән туклануны оештыруда җаваплы кешеләрнең гамәлләренә бәя биреләчәк

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/krasnogorsk-saharenda-29-kese-agulanyp-xastaxanaga-elakkan-5874296


Фикер өстәү