Рөстәм Миңнеханов «Алексеевск кыңгырау чыңнары» фестиваленнән фотолар урнаштырды

Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында бүген, шимбә көнне Алексеевск районында уза торган «Алексеевск кыңгырау чыңнары» («Алексеевские перезвоны») XXI кыңгырау чыңы фестиваленең фотоларын урнаштырды.

«Биредә иң яхшы кыңгырау чыңлатучылар, иҗади һәм фольклор коллективлары чыгыш ясый», – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Оештыручы Ирина Монина элек 7 меңнән артык кунак катнашыр дип көтелүен әйткән иде. Быел рус православие мәдәнияте бәйрәме Русьта чукындыруның 1035 еллыгына багышлана

 


Фикер өстәү