Россия Бәһрәйн, Доминикана Республикасы һәм Молдавия белән авиаэлемтәне ачты

Россия башка илләр белән авиаэлемтәләрне яңадан ачуын (ул коронавирус пандемиясе аркасында туктатылган иде) дәвам итә. Әйтик, бүгенге көннән башлап Бәһрәйн, Доминикана Республикасы һәм Молдавиягә самолетлар оча башлаячак, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Әлеге өч илгә дә Мәскәүдән очып булачак: Бәһрәйнгә атна саен – ике, Доминикана Республикасы һәм Молдавиягә өчәр рейс ясалачак. Моннан тыш, Сирия башкаласы – Дамаск шәһәренә дә очышлар саны атнасына бердән өчкә кадәр артачак.

2020 елның мартында Россия башка илләр белән даими һәм чартер авиарейсларын тулысынча туктатты. Йөк, почта, санитар һ.б. рейслар гына искәрмә булды. Узган елның августында һава юлы яңадан ачыла башлады.

«Татар-информ» агентлыгы алты ел эчендә беренче тапкыр Россиядән Мисырның Шарм-эш-Шейх һәм Хургада курортларына туры рейслар ясала башлаячагы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү