Ник артыгын түләтәләр?

Газ өчен бер ай алдан ук яңа бәя белән түләтәләр. Алай булырга тиеш түгел бит инде ул. Шуны ачыклап бирсәгез иде.

Мөнир абыегыз
Нурлат районы, Колбай-Мораса авылы

“Нурлатгаз” челтәре диспетчеры:
– Без бер ничек тә тарифларны бер ай алдан арттыра алмыйбыз. Кайберәүләр айның 25енә кадәр газ исәпләгеченең күрсәткечен бирми. Июль аенда июнь күрсәткечләре соң килгәч, бәяне яңа тариф белән исәпләргә туры килде.


Фикер өстәү