КамАЗ хезмәткәрләре корпоратив ялга киткән

“КамАЗ” гавами акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре корпоратив ялга җибәрелгән. Ял 23 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш бу чорда предприятиедә йөк машиналарын җитештерү туктатылган. Матбугат хезмәтеннән искәртеп үтелгәнчә, асылда җыю һәм ярдәмче производстволар хезмәткәрләре ял итәчәк, ә ремонтчылар, хезмәт күрсәтүчеләр эшләвен дәвам итәчәк.
КамАЗ җитәкчелеге хезмәткәрләрен ял вакытында сак булырга – Роспотребнадзорның ковидка каршы таләпләрен үтәргә чакырган.


Фикер өстәү