Минзәлә театрына яңа баш режиссер билгеләнде

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына баш режиссёр итеп Булат Бәдриев билгеләнгән.

«Яңалыкны Минзәлә театры коллективының җәйге яллардан соң уздырылган беренче гомуми җыелышында театр директоры Илнур Гайниев игълан итте», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Булат Бәдриевне иҗади труппа бик җылы каршы алган.

 


Фикер өстәү