Әтнә театры Грозный сәхнәсендә «Алмачуар» спектаклен тәкъдим итәчәк

Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры 15 сентябрьдә Грозный сәхнәсендә тамашачыга «Алмачуар» спектаклен тәкъдим итәчәк. Әтнәлеләрнең әлеге сәфәре «Федерация» Россиякүләм милли театрлар фестивале кысаларында — икенче тапкыр.

2020 елда алар Чечня Республикасының театр сәхнәсенә «Фронтовичка» спектакле белән чыгыш ясап, театр тәнкыйтьчеләреннән югары бәя алып кайтканнар иде инде. Бу елны да Әтнә татар дәүләт драма театры Россия Мәдәният министрлыгы, театр әһелләре берлеге һәм Чечня Республикасы хөкүмәте уздырган чарага чакырулы.

«Федерация» фестивале быел дүртенче тапкыр үзенең театр мәйданына милли театр коллективларын туплап, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу белән мәшгуль. Фестиваль 2019 ел, Театр елында, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә традицион рәвештә уздырыла башланган, федерация статусы алган чара. Быел, мисалга, әлеге фестивальгә Татарстан, Мордовия, Башкортостан, Төньяк Осетия-Алания, Кабардино-Балкария, Якутия, Карелия, Дагыстан, Марий-Эл, Чечня Республикасы милли театрлары тәҗрибә уртаклашачак, театр сәхнәсендә дөньякүләм, урыс һәм милли классикларның әсәрләре куелачак. Моннан тыш, дүртенче театраль «Федерация» фестивале кысаларында түгәрәк өстәлләр, остаханәләр, режиссерлар арасында бәхәс-баттллар оештырылачак, фестивальнең бер көнендә тауларга сәяхәт булачак. Анда — Кезеной-Ам киңлегендә, ачык һавада спектакль күрсәтеләчәк.

Татарстаннан, Әтнәлеләрдән тыш, Минзәлә һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрлары да үз әсәрләрен тәкъдим итәчәк.

Әтнә татар дәүләт драма театры исә «Федерация»гә Г.Ибраһимов әсәре буенча сәхнәләштерелгән (режиссер — А.Җаббаров) «Алмачуар» спектаклен алып бара. Меңләгән йөрәкләрне яулаган мәһабәт ат турындагы хикәягә нигезләнгән әлеге әсәрне Әтнә тамашачысы инде карап өлгерде. «Алмачуар» спектакле Әтнә татар дәүләт драма театрының яңа сезон афишасында лаеклы урынын били.

Гөлнара Җәлилова


Фикер өстәү