Казанда фатирын арендага биргән риелторны үтергән ир-атка төрмә срогы арттырылган

Татарстан Югары суды 24 яшьлек риелтор Владимир Паюлны үтерүдә гаепле дип танылган 34 яшьлек Денис Володинга төрмә срогын арттырган.

Егетнең мәете 25 гыйнвар кичендә Әхмәтҗанов проспектында урнашкан йорттагы фатирында табылган. Аны торагын арендага алып торган ир-атның балта белән чабып үтерүе ачыкланган. Фатир хуҗасы торагын сатып җибәрмәкче булган, әмма тегесе аннан чыгып китүдән кискен төстә баш тарткан.

Үтерүче һөҗүм иткәндә исерек булган. Ул Паюлның башына, күкрәгенә, шулай ук сул кулына, иңбашына берьюлы ике пычак белән кадаган, шуннан соң башына һәм муенына 9 тапкыр балта белән чапкан. Фатир хуҗасы шундук һәлак булган.

Володин үз гаебен тулысынча таныган. Ул катгый режимдагы колониядә утыру шарты белән, 9 ел да 6 айга ирегеннән хөкем ителгән. Әмма үтерелгән егетнең якыннары, хөкем карары чиктән тыш йомшак, дигән карарга килеп, апелляция тапшырган. Нәтиҗәдә Югары суд үтерүчене 12 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.


Фикер өстәү