Хатынын һәм аның әнисен үтергән ир-ат гаебен таныган

Уфада ике кешене үтерүдә гаепләнүче 45 яшьлек ир-атны хөкем итәчәкләр. 

Узган елның 29 октябрендә Уфаның Кольцева урамындагы йорт фатирында 44 яшьлек хатын-кызның һәм аның 69 яшьлек әнисенең мәетләре табыла. Аларның гәүдәсендә күп санлы пычак яралары була. Һәлак булучыларны туганы тапкан, ул хатын-кызларның шалтыратуларга озак җавап бирмәвенә борчыла.

Үтерүдә шикләнелеп, 44 яшьлек хатынның ире тоткарлана. Моңа кадәр өч көн кала, 26 октябрьдә, ул исерек булган һәм хатыны белән әрләшкән. Җинаятьче хатын-кызны үтерә, ә әнисе өенә кайткач, шаһитларны калдырмас өчен, аңа да пычак кадый. Кеше үтерүче ике атна яшеренеп, сукбайларча яши, ә аннан соң бомжлар өчен үзәккә мөрәҗәгать итә.

Тикшерү барышында ир үз гаебен таныган.


Фикер өстәү