Йортыннан әкият дөньясы ясаган Чулпан Галиуллин: «Һәркайдан матурлык эзлим» 

Яшел Үзән районының Карагуҗа авылында үзенчәлекле, бик булдыклы кеше яши. Аучы, һөнәрче, балта һәм кул остасы, рәссам Чулпан Галиуллинның йорты, аның эчке бизәлеше гаҗәпкә калдыра һәм сокландыра. Хәер, могҗиза монда капканы ачып кергәнче үк башлана. 

Шүрәлеләр, аюлар

Иң элек күзгә ташланганы: йорт каршында һәм ишегалдында үсеп утыручы агач, чыршылар. Шактый еллар элек Чулпан Галиуллин 10 төрле 24 агач утырткан булган. Монда талы да, слива, груша, канәфер агачы да, миләше дә бар. Ишегалдында куе булып үсеп утыручы биек-биек чыршыларга да игътибар итмәү мөмкин түгел. Кайчандыр аларының да саны 24 булган. Бүген шуларның 18е ишегалдына ямь биреп утыра.

Шуннан соң күзебез йорт адресы язылган элмә тактага төште. Мәгълүматлар агачтан кисеп ясалган кондыз сынына язылган иде.

– Кондыз – безнең гаиләнең символы, – дип аңлатты моның мәгънәсен йорт хуҗасы. – Чөнки ул – иң тырыш җәнлек. Ул ясаган плотиналарның озынлыгы йөзәр метрга кадәр җитә. Кондыз бүлеп чыгарган сыекча – 150 авыруга дәва.

Капканы ачып кергәч, гаҗәпләнүебезне дәвам итәбез. Әйтерсең, ишегалдында  әкият дөньясына эләгәбез. Биредә кунакларны агачтан ясалган төрле сыннар каршы ала. Убырлы карчык, аның «ире», башка төрле әкият геройлары, әллә ничә төрле таган, матур итеп эшләнгән сыерчык оялары, табигый таштан ясалган һәр төрле корылмалар… Биредә черегән тал агачы да эшкә җигелгән, аунап яткан башка материалга да «хуҗа» табылган.

– Аптырамагыз, мин бераз хыялыйрак кеше инде. Андый булмасам, боларның берсе дә барлыкка килмәс иде, – дип елмая хуҗа үзе. 

Ишегалдына 9 тонна су сыйдырышлы, 1,30 метр тирәнлектәге җылытыла торган бассейн да ясап куйганнар. Җәй көне биредә һава температурасы 50 градуска кадәр күтәрелә ди. Шуннан соң хуҗа  безне ял итү зонасына чакырды. Монда да һәркайсын – тандырын, коймак пешерә торган җайланмасын, пылау әзерләр өчен казан утыртып пешерә торган корылманы үз куллары белән ясаган. Шунда ук балык ыслау җайланмасы да тора. Бәйрәмнәрдә сатар өчен 160ар килограмм балык ыслыйлар икән.

Инде бар булган осталыгын ишегалдында күрсәтеп бетергәндер дип уйларга да өлгермәдек, хуҗа  безне дүрт катлы йортына дәште. Анысын да үз проекты белән чит-ятлар ярдәменнән башка гына салып чыкканнар.

– Өйне 15 ел элек салдык. Аның алты проектын гына эшләдек. Хәзер йортларны әллә ничекләр итеп салалар. Ул елларда мондый зур йортлар яңалык иде. Бер чит кеше кулы тимәде бит шушыңа. Ике ел эчендә дүрт катлы йортны бары тик үз хезмәтебез белән генә салып чыктык. Хатын һәм ике балабыз белән генә, – дип сокландырды ул. 

Йорт ишеген ачып керүгә кошлар сайравы, кул җылысы кергән гаҗәеп эшләр каршы алды безне. Моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән сыннар дисеңме, урындык, өстәл, ишекләр, комод, телевизор астына куела торган җайланма, карават, картиналар, чәчәкләр булсынмы – барысы да шушы гаиләнең үз куллары белән эшләнгән эшләр. Өйдә хәтта агачтан ясалган крокодил сыны, каминга кадәр бар. Рәсем ясарга да оста булып чыкты яңа танышыбыз. Аларны да ул агачка төшерә һәм тулы бер сюжет линиясен булдыра. Бүген җаваплы эштә эшләүче уллары Ильяр да әтисе төсле иҗатка гашыйк икән. Шуңа күрә өйдәге рәсемнәрнең күпчелегенә аның кул җылысы тигән. Өйнең аскы катында спорт, ял итү бүлмәсе ясаганнар. Камины да, тренажерлары да, бильярды да, чәй эчә торган почмагы да бар биредә. Дүртенче катны исә «аучы йорты» итеп җиһазландырганнар.

«Һәр эшем уникаль»

Аралашып, эшләгән эшләренә сокланып һәм гаҗәпләнеп йөргән арада Чулпан абыйның исеме белән дә кызыксынасы иттек. Чөнки мондый исемне ир-атлар арасында  сирәк очратабыз. Ә аның тарихы чыннан да кызыклы булып чыкты.

 – Без гаиләдә алты бала үстек. Мин – төпчеге. Әти яшь вакытта Чулпан исемле бер кызны яратып йөргән булган. Әни минем белән корсаклы вакытта әти: «Ул булса да, кыз булса да, исемен барыбер Чулпан куштырам», – дип әйткән дә, үз сүзендә торган. Безнең авылда Чулпан исемле өч ир-ат бар иде. Хәзер икәү генә калдык, – дип сөйләде ул. 

44 ел иңне-иңгә куеп яшәгән хатыны Фәридә ханым да иренә бик пар килгән. Ул да Чулпан абый кебек үк кул эшләренә бик оста. Бисердан чәчәкләр, гөлләр ясау, тегү-чигү белән шөгыльләнә. Чулпан абый агачтан нигезен ясаса, аларны гөлгә күмүче – Фәридә ханым. Кыскасы, ныклы нигез ирләр кулында булса, гаилә учагын саклаучы, өйгә ямь өстәүче – хатын-кыз.

Чулпан абыйның күпчелек эшләре тал агачыннан эшләнгән. Аның әйтүенчә, ул нык һәм җиңел. Шулай ук чимал итеп шомырт агачын да файдалана икән.

– Моңа кадәр хайваннар, җәнлекләр асрап, агач эшенә вакытым булмады. Соңгы 4–5 елда гына ешрак ясый башладым. Әле анысы да хобби буларак кына, башка хезмәт арасында гына эшләнгән эшләр, – ди оста.

Чыннан да, саный китсәк, булдырмаган, эшләп карамаган эше юк икән Чулпан абыйның. Ул 30 ел мәктәптә физкультура укыткан. Шул дәвердә урман кисүдә катнашкан, суган үстереп саткан чаклары да булган. Шуннан соң күп итеп мал асрап, сөт ризыклары сатканнар, балык ыслаганнар. Аннан соң җәнлекләр асраганнар.

– Аларны берничә ел тоттык. Гадәти, ак һәм кара төлке, чәшке, бурсык, саз кондызлары (нутрия) асрадык. Мин тиреләрен илим, хатын тегә. Кыйммәт йөри, ихтыяҗ да зур иде. Элек, алар бик популяр вакытларда, Казанның Шамил Усманов урамындагы базарга 40–50шәр чәшке бүрек алып барып сата идек. Бик популяр заманнары бар иде бит аларның. Саз кондызының тиресеннән тун да тектердек хәтта. Шушы хезмәт белән җыелган акчага йорт салып чыктык, – дип искә ала Чулпан абый.

Бүген пенсиядә булса да, тик торганы юк аның. Әле дә булса бишәр үгез асрыйлар. Инде агачтан люстралар эшләү белән кызыксына башлаган.

– Ясаган әйберләрне кеше күп сорый, ләкин берсен дә сату өчен эшләмибез. Акчаны да эшләп бетереп булмый. Булганына шөкер итәбез. Агачтан эшләнгән һәр сын, һәр корылма – үзенчәлекле. Балаларның тормышы җитеш, оныклар бар. Тормышыбыз түгәрәк, күңел тыныч. Тигезлектән аермасын. Мондый матурлык тусын өчен хыялланырга кирәк. Хыялсыз кеше – өметсез кеше, диләр. Тормышның матурлыгын, гүзәллеген күрә белү мөһим. Тормышны мин авыл хуҗалыгы белән чагыштырам. Монда да җирне вакытында эшкәртеп, чәчеп, ашлыгын җыеп алган кебек, һәр нәрсәне үз вакытында эшләргә кирәк. Уку, гаилә кору, балалар алып кайтуның да – үз вакыты. Барысы да тулы булганда гына күңел тыныч, эшкә ашкынып торасың. Ә күңел биреп башкарган эшнең нәтиҗәсе яхшы була, – ди Чулпан абый.

Бүген Чулпан абый белән Фәридә апаның өч оныгы бар. Аларны да эшкә өйрәтеп үстерергә тырышабыз, диләр.

– Балалар әти-әнидән үрнәк алып үсә. Аларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерү мөһим. Тырыш булганнарны гына бәхет көтә. Мин 15 ел урман кистем, бура бурадым. Улым 5 яшьтән үк шул эшләрне күреп, миңа булышып үсте. Баланы бары тик матур үрнәк нигезендә, хезмәт белән генә дөрес тәрбияләп була, – дип киңәшләрен җиткерде һәр яктан булдыклы Чулпан абый.

Чулпан Галиуллиннан тандыр ясау серләре:

– Тандырда ризыклар тәмлерәк, сусылрак килеп чыга. Кибетләрдәге тандыр, бердән, авыр булса, икенчедән, алар начар җылыта. Яхшылап җылытыр өчен утын күп кирәк. Без үзебезнекеннән бик канәгать.

Тандыр ясар өчен иң элек төбенә кабыргасы белән кызыл кирпеч салабыз. Аннан соң – табигый балчык сылыйбыз. Анысын үзебезнең сулык яныннан алабыз. Шуннан тимер челтәр (сетка), тагын – балчык, шуннан соң өч кат фольга куябыз. Матур булсын өчен, тандырның тышын такта белән чорнап алдым. Эчендәге челтәргә бәрәңге, ит тезәбез. Итнең бөтен согы, мае бәрәңгегә агып төшә. Бик тәмле була. Шашлык 40–45 минутта пешә. Аны алгач, тандырга кабартма куябыз. Анысы 5–7 минутта өлгерә. Мин аны кешеләргә ясап сатмыйм. Ә менә киңәш сорап шалтыратучылар, килүчеләр булса, белгәннәрем белән рәхәтләнеп бүлешәм.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү