Дәүләт Думасы депутатларына туры эфирда яки телефон аша сорау бирергә мөмкин

1-7 ноябрь көннәрендә “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Россия Дәүләт Думасы депутатларының сайлаучылар белән эшләү атнасы узачак.

Кабул итүләр атнасын 1 ноябрьдә Дәүләт Думасының Көндәшлекне саклау буенча комитеты әгъзасы Айдар Метшин башлап җибәрә. Татарстанда яшәүчеләр белән ике сәгатьлек онлайн-очрашу 10.00 сәгатьтә башланачак.
2 ноябрьдә Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Масим Топилин, Думаның Бюджет һәм салым комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов республикада яшәүчеләр белән элемтәгә керәчәк. Депутатлар тарафыннан кабул итү 10.00 сәгатьтә һәм 13.00 сәгатьтә башлана.
Кабул итүләр атнасын Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова тәмамлаячак. Депутат 3 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә мөрәҗәгать итүчеләр белән аралаша башлый.
Кабул итүгә алдан язылып куярга мөмкин.
8 843 238 1000 телефоны аша шалтыратып, сорау калдырырга һәм өстәмә мәгълүматлар буенча белешергә була.
Депутатларга сорауларны WhatsApp (8-987-205-00-63) һәм электрон почта (op@tatarstan.er.ru) аша да юлларга мөмкин.


Фикер өстәү