«Бердәм Россия» социаль ярдәм мәсьәләләре буенча халыкны кабул итә

1-2 февральдә “Бердәм Россия”нең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлеге чаралар үткәрә.

1 февральдә “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә юрист социаль тәэминат мәсьәләләре буенча кабул итү уздыра. Чара 10.00 сәгатьтә башлана. Бу көнне Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев халыкны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итә (11.00 сәгатьтә башлана).

2 февральдә сенатор Геннадий Емельянов һәм Дума депутаты Елена Ямпольская шәхси кабул итүләр оештыра. Беренче чара – 10. 00 сәгатьтә, икенчесе – 14.00 сәгатьтә башлана. Шулай ук бу көнне төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә “Социаль эшмәкәрлекне үстерү” дигән темага фикер алышу булачак. Анда Думаның Икътисади сәясәт буенча комитеты рәисе Максим Топилин һәм Казан шәһәр думасы депутаты Олег Калимов чыгыш ясаячак.

Социаль эшмәкәр булу өчен теләк кенә җитәме, бу өлкәдә үз проектыңа таянып ничек эш башлап җибәрергә, социаль эшмәкәрләргә дәүләт ничек ярдәм итә – Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары – Эшмәкәрлек һәм көндәшлекне үстерү департаменты лиректоры Рөстәм Сибгатуллин, Социаль өлкәнең һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның инновацияләр үзәге башлыгы Антон Даганов, Татарстанда Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкилнең Казан шәһәрендәге иҗтимагый вәкиле Михаил Кузнецов очрашуда әнә шулар турында тәфсилләп сөйлиячәк.
Анда социаль эшмәкәрләр – “Все для детей” автоном коммерциясез оешмасын гамәлгә куючы, авыру балалар өчен кием-салым дизайнеры Далия Гайнанова һәм “Әйдә” иппотерапия һәм ат спорты үзәге директоры Аделина Минһаҗева бу тармакта үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Фикер алышу төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең инстаграмдагы аккаунтында (@opriemnaya116) туры эфир аша күрсәтеләчәк. Башлана 10.00 сәгатьтә.

Кабул итүгә 8 843 238 1000 телефоны аша алдан язылып куярга яки сораулар юлларга мөмкин.
Сорауларны электрон почта (op@tatarstan.er.ru), WhatsAp (8987-205-0063), “Мой депутат” сервисы аша җибәрергә, 8-800-201-16-00 телефоны аша бирергә була.


Фикер өстәү