2021 елда Татарстанда өйләнешүчеләр саны арткан

Җан яраткан бер генә һәм гомергә булырга тиеш. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең еллык коллегиясендә барыбыз өчен дә билгеле булган кагыйдәне кабат искә төшерде. «Ныклы гаилә – ныклы ил бит ул. Судка барып җиткәч түгел, гаиләне аңа кадәр сакларга кирәк», – дип саный парламент җитәкчесе.

Ул яктан хәлләр тәртиптә икән. Татарстан, элеккечә, гаилә-демографик үсеш юнәлешендә Идел буе федераль округындагы төбәкләр арасында иң яхшы күрсәткечләргә ия. Идарә башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина сүзләренчә, республика берничә юнәлеш буенча алда бара.
Әйтик, былтыр никахлашучылар саны 27 процентка арткан: 24,6 мең кеше тормыш корган. Бу, 2020 ел белән чагыштырганда, 5303 парга күбрәк.
Бәби алып кайткан гаиләләр саны да күп: узган ел республика гаиләләрендә 15796 – икенче, 7676 – өченче, 2523 дүртенче сабый дөньяга килгән. 2008 елдан бирле ишле гаиләләр саны арта бара. Сүз уңаеннан, Татарстанда хатын-кызлар беренче баласын, уртача алганда, 29 яшьтә алып кайта.
Балигълык яшенә җитмәгән балалары булган гаиләләрдә аерылышу очраклары да кимегән. Бу уңай үзгәрешне икенче ел теркиләр инде. «2019 елда мондый гаиләләр 11628 булса, узган елгы күрсәткеч – 9585. Кимү дәрәҗәсе 17,6 процентны тәшкил итә», – диде ЗАГС идарәсе башлыгы. 1 мең никахка 603 аерылышу очрагы туры килә икән. Чагыштыру өчен: Киров өлкәсендә бу сан – 844, Саратовта – 812, Мари Илендә – 805.
Шул ук вакытта, узган ел аерылышуларның 79 процентын суд хәл иткән, ягъни ир белән хатын әлеге процесста катнашмаган, араны читтән торып кына өзгәннәр.
– Бу эш шулай тиз һәм формаль булмасын иде. Аерылышуга барып җиткәнсең икән, бу эштә ике як та катнашырга тиеш, – диде Гөлшат Нигъмәтуллина.
Аннан килеп, аерылышуга бәйле сорау төрле җирдә төрлечә хәл ителгәне ачыкланды. Әйтик, Казан, Кукмара, Яңа Чишмәдә аерылышу турында карарларның яртысыннан артыгы читтән торып кына кабул ителгән. Чагыштыру өчен: Әгерҗе, Әлки, Әлмәттә гаилә мөнәсәбәтләрен читтән торып өзүчеләр күрсәткече нибары 2 процентны тәшкил иткән.
Күңелсез саннарны дәвам итеп, идарә башлыгы үлүчеләр санын да яңгыратты. Идел буе федераль округы буенча карасаң, Татарстанда 1 мең кешегә 15,5 үлем очрагы туры килә һәм бу иң түбән күрсәткеч булып санала. «Билгеле, пандемиягә бәйле вазгыять тә борчу тудырмый калмый», – диде бу җәһәттән Гөлшат Нигъмәтуллина.
Былтыр ЗАГС идарәсе Бердәм дәүләт реестрында сакланган мәгълүматларның сыйфатын арттыру юнәлешендә шактый эш башкарган. Әйтик, 2020 елда идарә реестрга 13 млн гражданлык хәле акты турында мәгълүмат тапшырган. Шуларның 645 меңе – татар телендә. Татарстан Дәүләт архивына 1921–1925 елларда төзелгән актлар китапларын тапшырганнар. «Бу безнең өчен гадәти бер вакыйга гына түгел. Бу – ЗАГС идарәсендә сакланган шулкадәр күләмдәге мәгълүматның 100 процентка электрон рәвешкә күчүен аңлата», – диде Гөлшат Нигъмәтуллина.
Хәзерге вакытта ЗАГС тәкъдим итә торган хезмәтләрнең дә иң мөһимнәре электрон форматка күчерелгән. Цифрлаштыру җәһәтеннән тагын бер яңалыклары бар.
– 2022 елда дәүләт хезмәтләреннән файдалану тармагында алгарыш көтелә. Мәсәлән, теркәлү урынына карамастан, теге яисә бу хезмәттән файдаланырга мөмкин булачак. Кайбер очракларга ЗАГС бүлегенә килеп тору да кирәкми, – диде Гөлшат Нигъмәтуллина.
Алгарышлар янында проблемалар да җитәрлек. Идарә башлыгын районнардагы ЗАГС бүлекләрендә эшләүче хезмәткәрләр саны һәм хезмәт хакы мәсьәләсе борчый.
– Кайбер районнарда ЗАГС идарәсен бер генә хезмәткәр тотып тора. Ялга да китә алмый, авырый калса да, алмаштырыр кеше юк. Шулай ук хезмәтнең матди ягына да игътибар итәсе иде, – диде Гөлшат Нигъмәтуллина.
Идарә башлыгы хисабыннан соң, Татарстан парламенты җитәкчесе телгә алынган саннарга карата үз фикерләрен җиткерде.
Фәрит Мөхәммәтшин, цифрлаштыру тормышның барлык тармакларына үтеп керсә дә, ЗАГС идарәсен традицияләрдән дә читкә тайпылмаска чакырды.
– Никахлашу тантанасы цифрлы форматка күчмәс дип ышанам. Кияү – бер якта, кәләш – башка җирдә, ЗАГС хезмәткәре бүлекчәсендә утыра, ди. Никахны теркәгәндә ул нәрсә дияр? Котлыйм, ир белән хатын булуыгыз турында таныклык «шәхси кабинет»ыгызга юлланды, диярме? Төгәллек, цифрлаштыру бик мөһим ул. Әмма тере аралашу да кирәк. Аны берни алмаштыра алмый. Мин гаиләнең җәмгыятьтәге абруен күтәрү яклы. ЗАГС тарафыннан «алтын», «бриллиант» туйларга җиткән парларны хөрмәтләү кебек чараларны да туктатмаска иде. Андыйлар яшьләргә үрнәк. Аларны күрсәтергә кирәк. Мин дә тормышта бер мәртәбә өйләндем. Сайлап алган тормыш иптәшем Луиза ханым белән безне дә Әлмәттә хөрмәтләделәр. Матур күренеш иде, – диде парламент җитәкчесе. – Аерылышулар саны да борчымый түгел. Бу күренеш балалары булган гаиләләргә аеруча нык тәэсир итә. Бер, ике, өч тапкыр гаилә корып була. Әмма яңа никах гел дә уңышлы булмый ул.
Ул гына да түгел, Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларга «брак» урынына башка сүз уйлап табарга тәкъдим итте.


Фикер өстәү