Татарстанда биш кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда өч ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирус корбаны булган. 31 гыйнварга булган мәгълүматлар бөуенча республикада ковидтан 1587 үлем очрагы рәсми рәвештә теркәлгән.

«Пандемия башланганнан алып республикада 1587 кеше ковидтан үлгән, узган тәүлектә 5 үлем очрагы расланган», — дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Узган тәүлектә 1946, 1951 һәм 1985 елларда туган өч ир-ат, 1953 һәм 1956 елларда туган ике хатын-кыз коронавирустан үлгән.

Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең күпчелек төбкәләрендә, шулай ук Татарстанда да SARS-CoV-2 инфекциясеннән теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем очраклары арасында аерма күзәтелә.

Статистика ведомствосы мәгълүматлары буенча 2021 елның декабрендә Татарстанда 600дән артык кеше Covid-19 инфекциясеннән үлгән.


Фикер өстәү