Яратып китеп кара. «Рубин» иң нәтиҗәле уенчысын ник җибәрде?

«Казан – тискәре шәһәр». «Рубин» белән саубуллашып, бер көн узгач, серб футболчысы Джордже Деспотович Татарстан башкаласы турында әнә шундый фикер җиткерде. Казанда уйнап киткән спортчылар күп булды, шул исәптән, дөнья күләмендә танылганнары да, әмма болай ук кыланганнары юк иде. Узган сезонда Леонид Слуцкий командасының иң нәтиҗәле уенчысы булып танылган 29 яшьлек футболчының нәрсәгә ачуы килгән булырга мөмкин?

Джордже Деспотовичның «Рубин»нан китүен Казан клубы рәсми рәвештә якшәмбе кичендә җиткерде. Хәер, шулай буласы алдан ук билгеле иде. Серб футболчысы Казанда уйнамаячагын әле ике атна элек үк хәбәр итте. Шул ук көнне «Рубин»ның футболчыны яшьләр командасына күчерүе һәм үзенә яңа клуб эзләргә рөхсәт бирүе билгеле булды. Бер караганда, була торган хәл. Әмма вакыйгалар агышы көтелмәгәнчә дәвам итте. Футболчы вәкиле Деспотовичның Казаннан китәргә җыенмавын, ә килешүдәге шартларны ахырына кадәр үтәргә җыенуы турында әйтте. Аңлашыла инде, кемнең үзе теләп акчадан баш тартасы килсен?! Серб футболчысы исә, рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, «Рубин»да иң зур хезмәт хакы алган уенчы булып саналды. Ахыр чиктә мәсьәлә хәл ителде һәм яклар тыныч кына саубуллашырга килешкән. Дөрес, Казан клубының спорт директоры Олег Яровинский сүзләреннән аңлашылганча, футболчы китәргә үзе теләк белдергән. «Без аңа каршы килмәдек. Ничек кенә булмасын, ул үз исемен клуб тарихына язып калдырды. Узган сезон Деспотович өчен гомумән иң яхшысы булгандыр. Ул командага нык булышты», – дигән Олег Яровинский.

2020 елның җәендә Оренбургтан күчеп килгән Джордже Деспотович беренче сезонда ук «Рубин» составында 14 туп кертте һәм команданың премьер-лигада дүртенче урын алуына зур өлеш кертте. Серб футболчысы уен кырында гына түгел, башка вакытта да тик утырмады. Үзенә игътибар җәлеп итәргә тырышты. Әйтик, ул үзен «Барселона»да чыгыш ясарлык уенчы дип атап, Каталония клубына хат язганын игълан итте. Гаҗәп түгел, мондый вакыйгалар тамашачыны да җәлеп итә. Шуңа күрә Деспотович җанатарлар өчен иң якын иткән уенчыларның берсенә әверелде.

Ләкин мәхәббәт белән нәфрәт арасы бик якын. Тора-бара серб егетнең уеннан уймак чыгара торган гадәте дә ачыкланды. Нибары бер туп керткән футболчы быел көз социаль челтәрләрдә язышканда артыгын кыланып атты. Аның ни өчен уйнамаганын, кайда булуын сораган тамашачыга футболчы болай дип җавап бирде: «Синең әниең белән». Мондый сүзгә җанатарларның мөнәсәбәтен чамалавы кыен түгел. «Рубин»да исә вакыйга зурга китмәсен өчен махсус акция игълан иттеләр: футболга әнисен алып килгән кешегә бушка билет өләштеләр.

«Барыгызга да Казанда уздырган матур көннәр өчен рәхмәт әйтәм», – дип язды моннан ике атна элек Деспотович социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Дүшәмбе көнне исә җанатарлары белән туры эфир уздырганда Казанны «тискәре шәһәр» дип атады. Фикер үзгәрү акча белән дә бәйле булырга мөмкин. Алай икән, «Рубин»ның мондый уенчыдан вакытында котылырга тырышуы гаҗәп түгел.


Фикер өстәү