Татарстанда 168 оешманың ковидка каршы таләпләрне үтәмәве ачыкланган

Роспотребнадзор идарәсе гыйнвар аенда сәнәгать, транспорт, җәмәгать туклануы, сәүдә, медицина, мәгариф өлкәләрендә барлыгы 722 оешманың коронавируска каршы чараларны ничек үтәвен тикшергән.

Ведомство эпидемиягә каршы өстәмә чаралар үткәрү таләбе белән 408 күрсәтмә биргән. Барлыгы 168 оешманың ковидка каршы таләпләрне үтәмәве ачыкланган. Бигрәк тә сәүдә оешмаларында мондый хәлләр еш күзәтелгән. Хезмәткәрләрнең битлексез эшләве, социаль дистанция саклау өчен идәндә сызыклар, һаваны зарарсызландыру җайланмасы булдырмау, хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәмәү, антисептиклар кулланмау кебек кимчелекләр аеруча күп билгеләнгән.
Нәтиҗәдә ведомство административ хокук бозу турында 89 беркетмә төзеп, барлыгы 1 миллион сумнан күбрәк штраф салган. Бер объектның эшчәнлеге 10 тәүлеккә туктатылган.


Фикер өстәү