Татарстанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә бурычы 8 миллиард сумга җиткән

1 гыйнварга Татарстанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә бурычы 8 миллиард сумга җиткән. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белдергәнчә, бурыч күләме әлеге хезмәтләр өчен 2 айлык түләү күләменә тигезләшкән. 6 муниципаль берәмлектә түләмәү вакыты ике айдан артып киткән, 20сендә – бер айдан ике айга кадәр. 19 районда торак-коммуналь хезмәтләргә әҗәт бер ай чамасы җыела.

1 гыйнварга газ өчен түләнелмәгән бурыч күләме, бер елда 4,9 миллион сумга артып, 367 миллион сум тәшкил иткән. Декабрьдә бурыч күләме 13,6 миллион сумга кимегән. Барлыгы 14 районда яшәүчеләр әҗәтле, тугызында бурыч күләме тагы да үскән. Шул ук вакытта электр уты өчен бурыч 39 миллион сумга кимегән.


Фикер өстәү