Табиб ковид белән авырганнан соң, күпме вакыттан кабат чирләү ихтималы турында әйтте

Мәскәүдә Коммунаркадагы 40-нчы номерлы хастаханәнең баш табибы Денис Проценко коронавирус белән кабат зарарлану куркынычы ярты елдан соң барлыкка килә, дип сөйләде.

«Шуңа күрә Сәламәтлек саклау министрлыгының төгәл аңлатмалары бар. Аның буенча коронавирус белән бер тапкыр авырган кешеләргә алты айдан соң вакцинация ясату отышлы», — дип билгеләп үтте «Россия 1» телеканалы эфирында белгеч.

Әгәр кеше вирус йоктырып авырса һәм вакцина кадатмаса, кабат зарарлану куркынычы югары, дип өстәде ул.


Фикер өстәү