Ковид-хастаханәләрнең баш табиблары вакцинациягә каршы чыгучыларны “кызыл зона”ларга һәм моргларга чакыра

Россиянең иң зур ковид-хастаханәләренең баш табиблары ачык хат язып, анда пандемиягә каршы көрәштә вакцинация һәм чикләү чараларын кертүне тәнкыйтьләүче танылган шәхесләрне коронавирустан дәваланучылар белән шыгрым тулы “кызыл зона”ларга “экскурсия”гә чакырган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Хатны 11 медик язган. Алар арасында – Коммунаркадагы хастаханәнең баш табибы Денис Проценко, шулай ук Санкт-Петербург, Самара, Сочи, Краснодар һәм Ханты-Манси ковид-хастаханәләренең баш табиблары бар.

Хат конкрет кешеләргә – КПРФ, “Справедливая Россия” лидерлары Геннадий Зюганов һәм Сергей Мироновка, Дәүләт Думасының вице-спикеры Петр Толстой, политолог Сергей Кургинян, актриса Мария Шукшина, җырчы Наталья Ветлицкая, телевидение тапшыруларын алып баручы Оскар Кучера, музыкант Константин Кинчев һәм композитор Юрий Лозага атап язылган.

Медиклар билгеләп үткәнчә, аларга әлеге шәхесләрнең коронавируска каршы вакцинация буенча фикерләре мәгълүм. “Әмма бик күпләрнең сезне укуларын, тыңлауларын һәм сүзегезгә колак салуларын исәпкә алып, сезне хастаханәләребезнең “кызыл зона”лары, реанимацияләре һәм патологоанатомия бүлекләре белән таныштырырга вакыт таба алабыз”, – дип басым ясап әйткән табиблар.

Хат авторлары мондый “экскурсия”дән соң бу шәхесләрнең прививка ясатуга карашын үзгәртәчәкләренә, нәтиҗәдә кешеләрнең азрак үләчәгенә ышаныч белдергән.

Моңа кадәр мәгълүм булганча, Росздравнадзор коронавируска каршы прививка ясатудан баш тартучы 37 кешене ачыклаган. Аларга карата “Кеше гомере һәм иминлегенә янаучы хәлләр турында белә торып ялган мәгълүмат тарату” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылырга мөмкин.


Фикер өстәү