Рөстәм Миңнеханов КПРФ лидеры Геннадий Зюганов белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КПРФ ҮК рәисе, Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда республиканың социаль-икътисадый үсеше, КПРФның Татарстан бүлеге белән хезмәттәшлек, шул исәптән совет мирасын саклау мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда тарихи-мәдәни мираска бик сак карыйлар. Шулай итеп, төрле елларда Казанда В.И. Ленин музей-йорты, мәдәният-ял комплексы ремонтланды. В.И. Ленин экспозициясе, Ленино-Кокушкино экспозициясе, Казан үзәгендә В.И. Ленин һәйкәле реставрацияләнгән.

Геннадий Зюганов Рөстәм Миңнехановка тарихны саклау мәсьәләләренә игътибарлы караулары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук КПРФ лидеры Татарстан Президентына «СССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан» истәлек медален, шулай ук шул исемдәге истәлекле тәңкә тапшырды.

Геннадий Зюганов Татарстанга ике көнлек визитка дип килде. Сәфәре кысаларында ул Казан федераль университетында, В.И. Ленин музей-йортында, Свияжск утрау-шәһәрендә булачак, шулай ук Әлки районында «Уяв» чуаш мәдәнияте бәйрәмендә катнашачак.

/ТР Президенты матбугат хезмәте

 


Фикер өстәү