Татарстанның кайбер районнарында тыюлар кертелде

Татарстан Республикасының кайбер районнарында югары класслы янгын куркынычы аркасында урманнарда булу чикләнгән. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.

«Якын арада көндез һава температурасы күләгәдә 31 градуска кадәр җылыначак, без 4 нче янгын куркынычы классы башка районнарда да урнашырга мөмкин дип фаразлыйбыз», — дип белдерде Зарипов.

Чикләүләрне Аксубай, Әлки, Апас, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч һәм Питрәч районнары урманнарында, шулай ук Казанда керткәннәр.


Фикер өстәү