Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, ел саен илдә төрле дәрәҗәдәге 230 меңгә якын спорт ярышлары уздырыла. Шуларның 13 меңнән артыгы федераль дәрәҗәдә старт ала.
Дәүләт башлыгы шулай ук «Ватанны саклаучылар Кубогы»н киләсе елдан спорт ярышларының бердәм календарь планына кертергә кушты.
«Спорт министрлыгыннан «Ватанны саклаучылар» фонды, төбәк һәм җирле хакимиятләр белән берлектә аны иң югары дәрәҗәдә уздыру өчен барлык шартлар тудыруны, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларында лаеклы яктыртуны тәэмин итүне сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте Владимир Путин утырышта катнашучыларга.
Моннан тыш, Россия Президенты Бөтенроссия спартакиадасының потенциалын билгеләп үтте.
«Быелгы тәҗрибәдән чыгып, аның программасын динамикалы, сроклары буенча компактлы итәргә кирәк, дип саныйм. Кешеләр зур спорт бәйрәме энергиясен тоя алсыннар, бөтен гаилә белән стадионнарга килсеннәр, илнең иң яхшы атлетларын күрсеннәр», – дип белдерде Владимир Путин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез