Татарстан Президенты «Оргсинтез» гавами акционерлык җәмгыятендә булды

Татарстан Президенты Химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткә­ре көне алдыннан Казан «Оргсинтез» гавами акционерлык җәмгыятендә булды. Заводның үсеш программасы проектларын тормышка ашыру барышы белән танышканнан соң хезмәт коллективлары белән очрашты. Ул предприя­тие­нең үзәк диспетчерлык бүлмә­сен­нән видеоконференц-элемтә рәвешен­дә тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов «Оргсинтез» заводының сәнәгать зонасын да йөреп-карап чыкты. «Фенольный куст» дигән территория аша узды. Предприятиенең тарихи өлеше бу. Биредә 1963 елның 13 июлендә тәүге фенол партиясен эшләп чыгарудан Казан «Оргсинтез» продукциясен җитештерүнең тарихы башлана. 1964 елның апрелендә шушында ук фенол һәм ацетон алу өчен чимал булып торган изопропилбензол җитештерелә башлый. Бүгенгә бу – инде күп тапкыр модернизацияләнгән «аксакал» производство. Хәзер аңа алмашка бөтенләй яңа производство төзелә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген – барыбыз өчен дә яңа коронавирус инфекциясе шартларында эшләүгә бәйле катлаулы чор.

– ТАИФ компанияләренә һәм Казан «Оргсинтез» җәмгыятенә рәхмәт – биредә барлык куркынычсызлык чаралары күре­лә, санитария таләпләре үтәлә: вахта эше җайга салынган, хезмәткәрләр көндәлек контрольдә тотыла, – диде Президент.

Татарстан Президенты, дөнья икътисадындагы төшенкелеккә һәм продукциягә ихтыяҗ кимүгә карамастан, производствоның бер көнгә дә тукталып калмавын ассызыклады. «Бүген без модернизацияләнгән производстволарны карадык. Заводны яңарту алга таба да дәвам иттереләчәк, полимерлар җитештерү күләмен арттыру һәм югары технологияле яңа производстволар оештыру буенча бик зур планнарыбыз бар», – диде ул.

Республика җитәкчесе шулай ук Татарстанда 2000 елдан нефть-газ-химия комплексын үстерүнең инде дүртенче программасы башлануын һәм аның, һичшиксез, тормышка ашырылачагын искәртте.

 


Фикер өстәү