Бер кеше һәлак булган, җиде кеше зыян күргән: Татарстанда куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган

Кичә кичке алтылар тирәсендә Сарман – Яр Чаллы юлының 24 нче километрында көчле авария юл-транспорт һәлакәте булган.

«Лада Калина» машинасын йөртүче 19 яшьлек егет каршы як полосага чыгып, Skoda Kodiaq машинасына бәрелә.

«Калина»ның яшь шоферы шунда ук һәлак булган, тагын җиде кеше – чит ил машина йөртүчесе һәм пассажирлар төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләр арасында өч бала да бар.

Юл0-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланган.


Фикер өстәү