Идел буе транспорт прокуратурасы Казан – Дубай рейсы тоткарлану аркасында пассажирларның хокуклары үтәләме-юкмы икәнлеген тикшерергә кереште.
Ачыкланганча, «Flydubai» авиакомпаниясе рейсы Казаннан чәршәмбе көнне, 8 декабрьдә, 14.30 сәгатьтә юл тотарга тиеш булган. Әмма рейс бер сәгатькә тоткарланган: очкычның аэропорттан кузгалу вакытын 9 декабрьгә – 14.25 сәгатькә күчергәннәр. Рейсның тоткарлану сәбәбе – самолетның төзек булмавы.
Дубайга барлыгы 103 пассажир, шул исәптән ике бала очарга тиеш булган. Барлык пассажирларны да кунакханәгә урнаштырганнар.
«Транспорт прокуратурасы, кирәк дип тапкан очракта, әлеге уңайдан тиешле чаралар күрәчәк», — дип ачыклык керттеләр күзәтү ведомствосында.