Хатын-кыз хастаханә каршында үзенә ут төрткән

Бүген Октябрь проспекты, 71/1 йорты янында иртәнге 9:36да бер хатын үз-үзен яндырган, дип яза «Башинформ». Урында 1,5 литр сыеклык салынган баллон һәм шырпы табылган.
— Дәваханәнең янгын хәвефсезлеге буенча инженеры сүзләренә караганда, ул ханымның «Мине коткармагыз! Яшәргә теләмим!» дип кычкыруын ишеткән һәм үз-үзенә ут төртү актын кылуын күргән, шуннан соң ул янгын сагына шалтыратып, ут сүндергечне эләктереп, хатын-кыз янына йөгергән, — дип хәбәр итә коткаручылар. – Ул зыян күрүчене сүндергән.

Тәненең 90 процент пешкән хатынны 18нче дәваханәгә китергәннәр.  Кайбер чыганаклар хәбәр итүенчә, аның гаиләсендә проблемалар булган. Шулай ук, ул язу калдырган, дип язучылар бар. 


Фикер өстәү