Тимерне кызуында сугучы Хәмит абый

Питрәч районының Чыты авылында гомер итүче Хәмит абый Шәмсетдиновның колагы да ишетми, сөйләшә дә алмый. Әмма үзен бер дә авыруга санамый ул. Язмышына риза булып, яшәп ята. Әле ул гынамы, тиздән 70 яшен тутыруга карамастан, Хәмит абый хәзер дә эшләп йөри. Гомере буе тимерче булган. Аны алыштырыр кеше таба алмыйлар икән. Бу эшкә яшьләрнең исе китми, ә хуҗалыкта тимерчесез булмый.

– Безнең әти 15 яшендә эшли башлаган. Башта тимерче ярдәмчесе булган, аннан бу эшне үзенә генә ышанып тапшырганнар. Башкалар төсле сөйләшә алса, ишетсә иде дә бит әле! Хезмәт ярату аны көчле иткән. Авыру хакында уйлап утырырга вакыты булмаган. 7 туган үсә алар. Әти-әнисенә тормыш алып барырга ярәм итәргә дип, әти эшкә тотынган, – дип сөйли улы Миннур.

Кечкенә чагында Хәмит абыйның колагы да ишеткән, теле дә ачылган. Әмма бер вакыйга аны гомерлеккә гарип калдыра.

– Аңа ике яшь булганда, өстенә шкаф ава. Аның авыз-борыныннан кан китә. Әбине эштән чакырып кайтаралар. Ул кайткач, бала тынычлана, – дип сөйли Миннур. – Башта бабайга сиздермиләр. Тик берничә көннән ул кечкенә улының ишетмәгәнен аңлап ала.   Табиблар янына алып барганда соң була инде.

Гаилә дә ишарәләр белән аңлашырга өйрәнә. Әти-әнисе исә улларының ни әйтергә теләгәнен күзеннән үк аңлый. Хәмит тә югалып калмый. Дуслары да күп була, аеруча күрше егетен якын итә. Гел бергә булгач, бик җиңел аңлашалар. Менә шул дусты аны кызлар янына ияртеп йөртә башлый. Бервакыт күрше авылга баралар. Хәмитнең күзе Мәсәния исемле кызга төшә. Әлбәттә инде, серен дустына ача. Сөйләшмәгән, танышмаган, бер озатмаган килеш кызны яратып буламыни? Хәмит исә тимерне кызуында суга. Өйләнергә җыенганын әти-әнисенә әйтә дә икенче көнне үк кызны урлап та кайта.

– Әнинең исә бер дә монда каласы килми. Сөйләшмәгән кеше белән ничек яшәрмен, җитмәсә, ишетми дә, дип өзгәләнә ул. Киленне иртәгәсен кире илтергә килешәләр. Ә ул вакытта аның әти-әнисе, кызларын эзләп, юлга чыккан була инде. Алар килгәч, аңлашалар: килен егет янында кала, – дип сөйли Миннур.

Мәсәния апа гомере буе иренә рәхмәтле булып яши. Кызганыч, алты баладан бүген икесе генә исән-сау. Калганнары кечкенә вакытта вафат була. Әнә шул хәсрәтләр ир белән хатынны тагын да якынайта, бер-берсенә терәк булырга өйрәтә.

– Мин Хәмитемә рәхмәтле. Хәзер уйлыйм – башка ирләр кебек ямьсез сүз түгел, кыек караш та ташламады. Миңа терәк булды. Авырыйм дип тормады – кулыннан килмәгән эше юк. Авылда Хәмитемнең хезмәте кермәгән бер генә йорт та юктыр, – ди ул.

Улы Миннур исә әнисенә дә соклануым яшерми.

– Бигрәк сабыр булган инде. Иреннән бер ярату, назлы сүзләр ишетмичә дә яши бит.  Аның да башка хатыннар кебек ул сүзләрне ишетәсе килгәндер, – ди ул.

Хәмит абыйны эшендә бик хөрмәт итәләр. Ярдәм кирәк булгач, күрше хуҗалыклар да чакырып ала. Әле былтыр рәхмәт йөзеннән бер машина ашлык китереп биргәннәр.

– Әти бөтен тимер эшен белә. Ишек, капка, аркалар ясый. Бергәләп чишмәләр дә төзәтәбез. Ул – бик сабыр кеше. Кайдандыр китереп биргәнне көтеп утырмый. Үзе эшләп таба. Авыру буенча тиешле инвалидлык артыннан да йөрмәде ул. Пенсиягә чыгар вакыты җиткәч, без аның ялга иртәрәк тә китә аласын белдек. Анысында да көч-хәл белән ризалашты. Бөтенесен үзе эзләп табарга өйрәнгән кеше ул, – ди улы.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү