Ул бит авыл малае

25 августта Туфан ага Миңнуллинга 88 яшь тулырга тиеш иде. Тиеш иде шул, тик хәзер: «Нишлисең, язмыш», – дип күңелне юатырга гына калды. Бөегебез турында хатирәләрне яңарту өчен ел саен аның туган нигезенә – Кама Тамагы районындагы Олы Мәрәтхуҗа авылына барабыз.

Әдипне искә алу мәҗлесе быел төштән соң гына башлана, диделәр. Минем кешегә ияреп йөрисем килмәде, чөнки мондый чараларда, гадәттә, рәсмилек өстенлек итә, эчкерсезлек кими төшә кебек. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Иртә таңнан берүзем юлга кузгалу да шушы хисләргә бәйле. Әдип нигезендә уйланып утырасым, аның авылдашлары белән очрашып, хәтер яңартасым килде.

Хәтер, димәктән, Туфан аганың бер фикере искә төште әле. Сүзен-сүзгә хәтерләмим.

Ала карга гомерен кеше гомере белән чагыштырган иде ул. Карга ике йөз, өч йөз ел яшәргә мөмкин, ә кеше гомере тартып-сузып йөзгә генә җитә ала. Әмма ул үз гомерен изге эшләр башкарып, матур гамәлләр кылып озайта ала. Ә карга, өч йөз ел яшәсә дә, шул карга булып кала инде, дигәнрәк сүзләр әйткән иде Туфан ага. Ул халык өчен, татар өчен, үзенең туган авылы өчен яшәде.

Олы Мәрәтхуҗаны хәтта дөньяның иң гүзәл шәһәрләренә дә алыштырмый иде ул, «Парижларыгыз үзегезгә булсын!» – дип тә әйткәли иде. Аз гына җай чыккан саен авылына кайтып китәр иде. Авыл халкы аңа бүген әҗерен кайтара, ел саен аның өй каршында чирәмлектә өстәлләр җәеп, туган көн табыны әзерли. Табында – авыл кешеләре үзләре әзерләгән нигъмәтләр.

Олы Мәрәтхуҗаның исеме җисеменә туры килеп бетми, олы түгел ул, йортлар саны өч дистә чамасы гына, халык саны да алтмыш тирәсе генә булыр. Әмма яши әле Мәрәтхуҗа. Авыл халкы: «Туфан булмаса, без әллә кайчан бетә идек инде», – дип сөйләнә. Туфан аганың авылда өч йорты бар. Белмим, ни өчен кирәк булгандыр аңа өч йорт? Йортлар саны артсын дип уйлагандыр, бәлки. Бер йортын ул мәктәпкә бүләк итә, икенчесе, бәлки, язучыларга хезмәт итәр дип уйлый. Олы Мәрәтхуҗага килеп ял итәргә, язып утырырга теләүчеләр табылмасмы, дип өметләнә. Ә үзе яшәгәне – кечкенә генә, бер бүлмәле авыл өе. Башкаларга ияреп, Казанда, Тау Башы бистәсендә дә йорт салдырган иде Туфан абый.

Дусты, фикердәше Разил Вәлиев аңа: «Туфан абый, синең дистәгә якын йортың бар бугай инде, кечкенә агач йортлар салдырганчы ни өчен берәр коттедж гына төзетмисең?” – дигән булган. Туфан абый аңа аптырап бик озак карап торган ди дә аннан соң: «Авылча булмый бит ул», – дип әйтеп куйган ди.

Олы Мәрәтхуҗада мине Туфан аганың күршесе Хәмит Рәфыйков каршы алды. Авылда аны «Туфан малае» дип йөртәләр. Үзе югында Туфан абыйның биләмәсенә күз-колак булып торган Хәмит. «Авылга кайтасы булса, миңа шалтыратып куя иде. Бу аның: «Әзерләнеп, көтеп торыгыз», – дигән сүзе түгел иде инде. Без болай да ашарга пешереп, мунча ягып куя идек. Үзенең кайтасын авыл халкы белеп торсын дип уйлагандыр. Чөнки аның янына гозер белән килүчеләр гел күп була иде», – ди Хәмит.

Туфан ага авылдашларына йорт салу өчен төзелеш материаллары табарга да булышкан, чөнки бөтен җирдә сүзе үтә иде, ди Хәмит. Үз авылларына клуб, күрше авылларда мәктәпләр дә салдырткан Туфан ага. Аның Дәүсовет мөнбәрләреннән авыллар, татар язмышы турында өзгәләнеп сөйләүләрен еш искә төшерәм. Сөйләп кенә калмады, бик күп игелекләр дә кылып яшәде ул. Кулыннан килгәнчә, һәркемгә ярдәм итәргә тырышты. Хәмит бер гыйбрәтле хәлне искә төшерде әле. Туфан аганың Казанда, Тау Башы бистәсендә яшәгән вакыты бу. Хәмит аның янына йорт-җирне карашырга, төзү-төзәтү эшләрендә булышырга йөргәли. Беркөнне капкадан бер хатын килеп керә дә: «Туфан Миңнуллин шушы йортта яшиме?» – дип сорый. Хәмит Туфан ага капкасының һәркемгә ачык икәнен белә һәм әлеге хатынны өйгә кертеп җибәрә. Бераз вакыт узгач, Туфан ага кунакны озатырга чыга һәм аның артыннан капка ябылгач: «Хәмит, мин бу хатынны бөтенләй белмим, ну шулай да булышырга кирәк», – ди. Бу хәл ни дәрәҗәдә зурлап сөйләрлектер, укучыбыз үзе бәя бирсен. Ә менә Хәмит өчен дә, минем өчен дә бик гыйбрәтле тоелды. Туфан аганың Президент каршындагы Ярлыкау комиссиясендә әгъза булып торган чагы бу. Ә теге хатынның улы ниндидер хаталык белән төрмәгә ябылган булган. Һәм бу хатынның, ярдәм сорап, нәкъ менә Туфан абыйга килүе гаҗәп түгелмени?! Ул Туфан абыйны соңгы инстанция, соңгы өмет санаган. Хәмиттән: «Теге хатынга ярдәм итә алдымы соң?» – дип сорадым. «Тәгаен генә белмим, әмма Туфан абый әйткәнен эшләми кала торган кеше түгел иде», – диде.

Бөтенләй белмәгән кешенең кайгысын үз кайгысы кебек кабул итә алучылар күп түгелдер ул. Гомумән, бар микән әле! Туфан ага һәркемне үзенә тиң күреп сөйләшә белде. Зур-зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, гади, чиста күңелле авыл малае булып калды. Шуңа күрә мин Олы Мәрәтхуҗа халкының: «Безнең Туфан!» – дип горурланып әйтүенә, елына ике тапкыр – туган һәм вафат булган көнендә аны бөтен авыл җыелып искә алуына гаҗәпләнмим. Быел да туган көне табыны янына 87 кеше килгән. Моны Туфан аганың яшь дусты Миңнур Нәбиуллин әйтте, күпме кеше җыелганын махсус санаган. Нибары 60 кеше яшәгән авылдан бит бу! Миңнур әйтүенчә, Туфан аганы искә алу көннәрендә авылдан читкә китеп эшләүчеләр дә кайта икән. Күңелдә шатлык катыш моңсу хисләр иде. «Әгәр Олы Мәрәтхуҗа бетсә, Туфан аганың йортлары гына утырып калыр микән?» – дип куйдым. Миңнур да, Хәмит тә беравыздан: «Авыл бетмәячәк, безнең балалар бар, оныклар үсеп килә, Туфан абый рухын алар күңеленә дә сеңдереп барабыз», – диделәр. Шөкер, Туфан ага биләмәсен, аның музей йортын карап тору өчен ике штат биргәннәр. Хәмитнең сеңлесе Гөлнара – музей директоры, хатыны Роза җыештыручы икән. Хәмит моңа шатланып бетә алмый. Гаилә әгъзаларына авылда эш табылуына түгел, Туфан турында халык хәтеренең озак яшәве өчен үзенең гаиләсе, авылдашлары җаваплы икәненә куана ул.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү