Казаннан Дубайга өстәмә авиарейслар ачыла

7 июньнән Казаннан Дубайга өстәмә авиарейс ачыла. Хәзер очышлар дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.

Дүшәмбе көнне самолет 17:00 сәгатьтә оча һәм Дубайга 23:00 сәгатьтә төшәчәк. Кайтканда рейс дүшәмбе көнне 11:55 сәгатьтә башкарылачак, Казан аэропортына самолет 16:00 сәгатьтә төшәчәк.
Чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә Казаннан самолет 15:15 сәгатьтә кузгалып китәчәк, Дубайга 21:15 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире рейс чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 10:05 сәгатькә планлаштырылган, Казан аэропортына самолет 14:15 сәгатьтә төшәчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Юлга киткән вакыт 5 сәгать тәшкил итә.

23 сентябрьдән шулай ук рейслар санын арттыру планлаштырыла – очышлар җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Самолетлар атнасына барлыгы биш тапкыр очачак.
Очышларны flydubai авиакомпаниясе башкара, маршрутларга Boeing 737-800 самолетлары җәлеп ителгән, дип хәбәр итә Казан халыкара аэропорты матбугат хезмәте.


Фикер өстәү