Россия Президенты Владимир Путин күп балалы әтиләргә пенсияне вакытыннан иртәрәк билгеләү мөмкинлеген карарга, моның турында 1 октябрьгә кадәр хәбәр итәргә кушты, диелгән Кремль сайтында. РИА Новости шул турыда яза.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә… күп балалы аталарга картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне карарга», – диелә йөкләмәләр исемлегендә.
Тиешле доклад 2022 елның 1 октябренә кадәр тәкъдим ителергә тиеш, Россия премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat