Казаннан Шри-Ланкага туры самолет рейсы ачыла

Россиянең “Red Wing” авиакомпаниясе 31 октябрьдә Казаннан Шри-Ланкага туры самолет рейсы ачарга җыена. Казан аэропорты матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, самолет 10 көнгә бер тапкыр очачак.

Самолет сишәмбе көннәрендә Казаннан 23.00 сәгатьтә очып китәчәк. Утрауга киләсе көнне 9.15 сәгатьтә төшеп утырачак. Шри-Ланкадан исә 15.15 сәгатьтә кузгалып, Казанга 21.00 сәгатьтә төшеп утырачак.
Шимбә көннәрендә Казаннан 21.10 сәгатьтә очып китеп, Шри-Ланкага киләсе көнне 7.25 сәгатьтә төшеп утыруы күздә тотыла. Кире юлга килгәндә, пассажирлар 13.25 сәгатьтә самолетка утырып, Татарстан башкаласын 19.10 сәгатьтә күрәчәк.

“Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Очыш озынлыгы сигез сәгатьтән артыграк дәвам итә. Шри-Ланка утравында вакыт Мәскәү вакытыннан 2,5 сәгатькә алданрак йөри”, – диелгән хәбәрдә.
Очышларның киләсе елның март аена кадәр дәвам итәчәге планлаштырылган. Утрауга “Boeing 777” тибындагы һава лайнерлары очачак.


Фикер өстәү