Кибеттә, күңел ачу үзәгендә һәм барда ут ачканнар: 22 кеше һәлак булган, 60ка якыны яраланган

АКШның Льюистон шәһәрендә (Мэн штаты) кораллы ир-ат кешеләргә ут ачкан. Соңгы мәгълүматларга караганда, 22 ләп кеше һәлак булган, 60ка якыны яраланган. Бу хакта “Интерфакс» Fox News телеканалы һәм NBC телекомпаниясе мәгълүматларына таянып яза.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, атыш шәһәрнең төрле урыннарында – кибеттә, күңел ачу үзәгендә һәм барда оештырылган. Бу вакытта анда балалы гаиләләр күп булган. Полиция бер ир-атка шик төшүе турында белдергән.

Коточкыч җинаятьтә шикләнелүче кеше – коралдан атарга өйрәтү буенча элекке инструктор, 40 яшьлек Роберт Кард тоткарланмаган әле. Аның шәһәр буйлап “Subaru” машинасында йөрүе күздә тотыла. Шуңа күрә шәһәрдә яшәүчеләрне өйләреннән чыкмаска кушканнар.


Фикер өстәү