Мамадыш «Путин»ы: «Мине үлемнән йолып калган дустым бер аяксыз, бер кулсыз калды»

Владимир Красюков, узган елның март аенда үз теләге белән килешү төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Яраланганнан соң, аны ике айга ялга кайтаралар. Владимирның госпитальгә китәренә бер көн кала, безгә дә аның белән сөйләшергә насыйп булды.

– Төмәндә туган егет мин. Язмыш кушуы белән Чаллыга кайтып урнашкан идем. Шәһәр шау-шуы күңелемә ошамады. Тыныч урын эзләдем. Мамадыш районының Түбән Ушмы авылыннан йорт сатып алдым. Йортны бер күрүдә ошаттым. Авылны да, кешеләрен дә яраттым, – дип сөйли Владимир. – Ялга кайтканнан бирле бар кеше минем тирәмдә бөтерелә. Хикмәт нидә соң, дим. Ватан саклаучы егетләр мин генә түгел инде. Телевизордан да күрсәттеләр, район журналистлары да килде. Аптырадым әле мин. Менә тагын сез дә минем хакта язмакчы буласыз.

Владимир Владимировичның махсус хәрби операциядәге кушаматындадыр хикмәт. Безгә дә авылдашлары үз «Путин»ыбыз бар дигәч, аптырап та киткән идек. Баксаң, йөзгә дә охшаш булып чыкты алар. Бу исемне аңа «Тимер» батальонында кушалар. Егетнең башта үзенә  «Фәрештә» исемен аласы килгән була. Бу хакта әйткәч, командирдан: «Сугыш кырында синсез дә фәрештәләр күп, «Путин» булырсың», – дигән җавап ала.

Владимир анда  укчы булып хезмәт иткән. Хәрби бәрелешләр вакытында кулы каты яраланган. Табиблар, егетнең кулын саклар өчен, барысын да эшли. Кулына Илизаров аппаратын беркетәләр. Октябрь ахырында Ростов госпиталендә егеткә тагын бер операция ясалачак. Шуннан соң Владимирның яңадан үз ротасына барып кушылу теләге бар.

– Үлем белән күп тапкырлар күзгә-күз очрашкан бар. Әмма анда курку хисе югала. Бер уй – дошманны юк итү! Бертуктаусыз яңгыраган шартлау тавышына да ияләшәсең икән. Ир-ат икәнсең, куркып торып булмый. Ватанны сакларга, якларга кирәк. Без дә бирешсәк, сезне кем яклар?! – ди ул.

Владимир 9 июльне икенче туган көне дип әйтә ала. Нәкъ шул көнне танк шартлый. Егет каты яралана.

– Беттем инде дигән идем. Якыннарымны башка күрә алмам дип уйладым. Бәхеткә, янәшәмдәге солдат ярдәмгә килде. Ул минем кулымны бәйләде, үземне куркынычсыз урынга тартып чыгарды һәм табибларга тапшырды. Ә үзе кире китте. Озак та үтмәде, мине үлемнән йолып калган дустым бер аяксыз, бер кулсыз калды, икенче кулындагы өч бармагын югалтты. Бик кызганыч, – ди Владимир.

Владимир Красюковка «Батырлык өчен» медале биргәннәр. Әмма ул үзен геройга санамый. «Мин  – гап-гади бер кеше», – ди.

– Үземә булган хөрмәттән күңелем тула. Авылдашларым якын итәләр. Алты ел элек килеп урнашкан Түбән Ушмы бик якын җиргә әйләнде. Монда кешеләр ачык күңелле. Кайтуга, кызым янына мәктәпкә бардым. Укытучылар кочак җәеп каршы алды. Балалар алдында чыгыш ясавымны да сорадылар. Әле менә китәргә җыенганда, яныма мәктәп директоры килде. Шулкадәр гади ханым. Синең хакта стенд ясыйбыз, дип тора. Мондый игътибардан соң әллә ничек булып китте. Оялдым да, – ди ул. – Газета аша Түбән Ушмы халкына рәхмәтемне җиткерәсем килә. Миңа, гаиләмә терәк булганнары өчен башымны иям. Татар авылында күңелгә тынычлык табып яшим. Йортыбыз да мәчет янәшәсендә. Исән-имин әйләнеп кайтып, шушы авылда гомер итәсе иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 


Фикер өстәү