«ВТ» журналисты Сәрия Мифтаховага мактаулы исем бирелде

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең бүлек мөхәррире Мифтахова Сәрия Рәис кызына «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. 
Мактаулы бүләк бирү турындагы карарны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган иде.
Әлеге бүләкне аңа бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз! Сәрия Рәис кызына тагын да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.


Фикер өстәү