Татарстанда махсус хәрби операция зонасына бару өчен контракт төзүчеләр өстәмә 305 мең сум алачак

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен өстәмә ярдәм кертелгән. Хәрбиләргә бер тапкыр 305 мең сум түләү күздә тотыла. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түләүне 2023 елның 31 августыннан соң хәрби хезмәткә контракт төзүчеләр алачак.
Бер тапкыр акчалата түләү турында Указга Татарстан Рәисе кул куйган. Документ 26 октябрьдән үз көченә кереп, ел азагына кадәр гамәлдә булачак. Ул Татарстан хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

Түләү тәртибен Министрлар Кабинетына раслау йөкләнгән.


Фикер өстәү