Россия Президенты Владимир Путинга һәм Куркынычсызлык Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведевка Федерация Советы каршындагы блогерлар Советы хат юллаган.
Анда алар Instagram* һәм Facebook** социаль челтәрләре турындагы карарны яңадан карауны үтенгәннәр.
Блогерлар Советы координаторы Валерия Рытвина хатның чыннан да җибәрелүен раслаган.
11 октябрьдә Росфинмониторинг Meta platforms Inc***ны экстремистик эшчәнлек яки терроризм белән бәйле оешмалар исемлегенә керткән иде.