Шартлау булган йортта яшәүчеләр өйләренә кайтканнар

Узган төндә Чаллының 38/15 йортында яшәүчеләргә көчле шартлау аркасында йокыларын өзәргә туры килгән. Һәлакәт урынына килгән махсус хезмәтләр өлкәннәрне һәм балаларны эвакуацияләгән.

«Инвалид коляскасында йөрүчеләргә, өлкәннәргә ярдәм иттек. Урамда, подъезд янында, халыкны ике зур автобус көтте, автобусларда кайнар чәй бар иде, — дип хәбәр итә «Челнинские звестия»гә үзәк район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Фәттахов. — Бәхеткә, паника күзәтелмәде, «ашыгыч ярдәм» медикларының ярдәме дә беркемгә кирәк булмады. 53 нче мәктәптә халык өчен кайнар ризык әзерләнгән, теләүчеләр спорт залында төн үткәрә алдылар. Подъездларны һәм фатирларны оператив тикшергән махсус хезмәтләрнең рөхсәтен исәпкә алып, халыкка үз фатирларына кайтырга рөхсәт ителде. Күпләр шулай эшләде, ә кайберләре туганнары һәм дуслары янына китте».


Фикер өстәү