Чаллыдагы шартлауда бер егетнең гомере өзелгән

Шартлаудан үлгән ир фатирны 10 тәүлеккә арендалган булган.

Кичә төнлә Чаллының 38/15 йортында шартлау булган. KazanFirst хәбәр итүенчә, анда бер кешенең гомере өзелгән.
Һәлак булган 21 яшьлек егет фатирны 10 тәүлеккә арендага алган булган. Торак хуҗасы сүзләренчә, егетнең исеме Александр. Аның Чаллыныкымы, әллә килгән кешеме икәнлеге турындагы мәгълүмат ачыклана.

Хәзер тикшерүчеләр «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, фаҗиганың нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү