«Тынычлык теләсәң, сугышка әзерлән»

Халыкара истәлекле даталар арасында Инженерия көне дә бар. Аны һәр елның 4 мартында билгеләп үтәләр. Әлеге датаны инженерлар, уйлап табучылар, конструкторлар, техник, технологик юнәлештә эшләүче галимнәрнең һөнәри бәйрәме дип атарга да буладыр.

Без техник һәм технологик алгарыш бер көнгә дә туктап тормаган уникаль чорда яшибез. Яшәгән саен тормыш-көнкүреш яхшыра: өйләребездә эшне җиңеләйтүче, тормыш сыйфатын яхшыртучы нинди генә җиһаз-җайланмалар юк бүген. Бүлмә буйлап үзе йөрүче тузан суырткыч, табак-савыт юу машиналары инде кичәге көн. Халык хәзер тәрәзә юучы роботлар, акыллы суырткычлар сатып ала башлады. Кая барсак та, кесәләребездә телефон – дөньяның теләсә кайсы ноктасына хәбәр җибәрергә, җир читендәге кеше белән дә элемтәгә керергә мөмкин. Электр энергиясен дә без хәзер мәңге булган һәм булачак бер уңайлык дип кабул итәбез. Бер атнага, юк, бер генә көнгә электрсыз калуның да тормышны параличлаячагын белмибез, белергә дә теләмибез. Халыкның күбесе аның ничек яралганын да белми, гидроэлектростанциядәге турбинаны, АЭСтагы атом реакторын күз алдына да китерми. Ул мәҗбүри дә түгел. Ләкин шул җиһазлар үз вакытында уйлап табылмаган булса, әле бүген дә бәлки кичләрен шәм кабызасы булыр иде. Инженериянең, техник фикернең янә дә бер казанышы – автомобиль дә тормышыбызга шул тикле үтте, ансыз бүгенге көнне дә, иртәгәне дә күз алдына китермибез…

Инженерия көнен гамәлгә йөздән артык илне берләштергән Бөтендөнья инженерлык федерациясе куйган. Федерациягә 30 миллионлап белгеч керүен язалар. Бу – планетаның инженерлар армиясе – көн туса, нидер уйлап табып, камилләштереп, җитештереп, дөньяны үзгәртеп торучылар. Россия инженерлары да ул армиянең берничә дивизиясен тәшкил итә. Инженер ул – фәнни хезмәткәр белән җитештерү өлкәсе арасында торган арадашчы. Нинди дә булса физик күренешне ачу галим-голәмә эше булса, ачышны куллану, аңа нигезләнгән яңа җиһаз-җайланмалар булдыру – инженер эше.

Бу юллар авторының хәтсез гомере инженер вазыйфаларын башкарып үтте. Инженер-технолог булып башланган хезмәт стажына инженер-конструктор, инженер-электронщик вәкаләтләре өстәлде. Соңгы ике вазыйфа күңелгә аеруча якын булды. Конструктор дигәндә, без хезмәт куйган берәмлек Механизация һәм автоматизация бүлеге дип аталып, аның үз конструкторлык бюросы, конструктор сызган-бозганны металлга ирештерүче цехы да бар иде. Предприятие җитештергән продукция исемлеге зур, күп процессларга автоматика, механикалаштыру әле барып җитмәгән. Җитештерүдә эшләгән кеше белә: механизация аз булу хезмәт җитештерүчәнлеген түбәндә тота. Безнең бурыч шул җитешсезлекне булдыра алган кадәр бетерүгә юнәлтелгән иде. Күпчелек очракта ике өлештән – механикадан һәм аның белән идарә итүче электрон блоктан торган җайланманы булдыру җиңел хезмәт түгел. Һәр ике өлкәне дә яхшы белергә кирәк. Ә инде син айлар буе тырышып кәгазьдә хәстәрләгән, тимер конструкциягә әйләнгән җайланманың төп цехларның берсендә эшләп китүе һәрчак олы сөенеч китерә, горурлык хисе уята иде.

Хәзер уйлыйм: бәлки, азрак горурланасы булгандыр. Ни өчен дигәндә, мин хезмәт куйган предприятие оборона сәнәгатенә карый иде. Менә шушы урында без инженерлык хезмәтенең бик үк мактаулы булмаган ягына да караш ташларга мәҗбүрбез. Чөнки алда телгә алынган инженерлар армиясенең олы өлеше, гыйлемле өлеше, бүген төрледән-төрле корал системалары булдыру, аларның яңаларын уйлап табу юнәлешендә эшләргә мәҗбүр. Бу хәл без яшәгән илгә генә түгел, ярты дөньяга кагыла. Меңләгән, дистә меңләгән белгечнең акылы кирәкмәгән, гөнаһлы юнәлешкә хезмәт итә. Миллиардлар белән исәпләнгән суммалар түгелә. Иң сәләтле галимнәр, иң булган инженерлар мантыйк кабул итмәгән, аек акыл аңламаган эш майтара…

Әйе, кемдер «Тынычлык теләсәң, сугышка әзерлән» дигән кагыйдәнең барлыгын искә төшерер. Без шулай эшләргә мәҗбүр, дияр. Тик ни өчен ХХI гасырда да кешелек борынгы Рим заманыннан калган постулатны үз итеп яшәргә тиеш соң әле? Дөнья үзгәрергә, яхшыланырга тиештер ләбаса. Инде язмадык түгел, яздык: рухи, әхлакый үсеш тизлеге түбән булганда, кешелек ул өлкәдә урында таптанганда, техник алгарыш, ашкын техник прогресс безне фаҗигагә җиткерергә дә мөмкин ич. Корал ясау, яңартуда эшләүче инженерлар армиясе, бер сәгатькә дә туктамаган фәнни-техник эзләнүләр тыныч тормышка юнәлтелсә, без бүген гел бүтән дөньяда яшәмәс идекме? Инженериянең, фәннең корал коюга юнәлгән өлешен, анда күпме генә ачышлар булса да, алгарыш сүзе белән атау – хата, миңа калса.

Беренче эш кораллары, ук белән җәя ясаудан башланган техник фикер техник һәм технологик цивилизация тудырды. Яши-яши, рухи як аксау сәбәпле, без әйләнә-тирә табигатьне пычраттык, флора белән фаунага тиңдәшсез зыян салдык, техноген һәлакәтләр дип аталган яман күренешләрне тудырдык, атом-төш сугышы куркынычын юктан бар иттек. Кеше дигәнебездә техникага, уңайлыкларга бәйлелек барлыкка килде, гиподинамия дигән хаста яралды. Без үзебезнең табигать баласы булганлыгыбызны оныттык кына түгел, аның белән конфликтка да кердек. Саналган бәлаләрдән котылу өчен бәлки техник прогрессны, аның юнәлешләрен контрольдә тотучы халыкара оешма кирәктер? Бәлки техник алгарышны акырынайту, хәтта туктатып тору зарурдыр?..

 


Фикер өстәү