Путин игълан иткән илкүләм проектларның кайчаннан гамәлгә ашырыла башлаячагын әйткәннәр

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы барышында игълан ителгән яңа биш илкүләм проектның дүртесе – киләсе елдан, берсе – инде быелдан ук гамәлгә ашырыла башлаячак. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова белдерде, дип яза “ТАСС”.

Дәүләт башлыгы Юлламада “Гаилә”, “Озын һәм актив гомер”, “Кадрлар”, “Мәгълүмат икътисады” һәм “Россия яшьләре” дигән илкүләм проектларның гамәлгә ашырачагы турында белдерде. Аларның соңгысын – инде быел ук, калганнарын – 2025 елның 1 гыйнварыннан эшләтә башлау күздә тотыла, дип белдергән Татьяна Голикова.

Владимир Путин әйтүенчә, яңа илкүләм проектларның максатлары:

  • “Гаилә” – илдә бала туу күрсәткечен арттыру. Бу күрсәткеч уртачадан кимрәк булган төбәкләргә проект кысасында 2030 елга кадәр кимендә 75 миллиард сум юлланачак. “Гаилә ипотекасы” программасы 2030 елга кадәр озайтылачак.
  • “Озын һәм актив гомер” илкүләм проекты 2030 елга Россиядә уртача гомер озынлыгын 73тән 78 яшькә кадәр күтәрүне күздә тота.
  • “Россия яшьләре” проекты кысасында укытучылар һәм остазларга ярдәм ителәчәк. Президент быел 1 сентябрьдән мәктәпләр һәм көллиятләр директорларының тәрбия буенча барлык киңәшчеләренә һәр ай саен 5әр мең сум күләмендә федераль түләү кертергә тәкъдим итте. Шулай ук сыйныф җитәкчеләренең аерым категорияләренә түләүләр арттырылачак.
  • “Кадрлар” – мәктәптән алып, вузга кадәр – белем бирүнең барлык баскычлары арасындагы элемтәне ныгытуны күздә тота.
  • “Мәгълүмат икътисады” – икътисадның һәм социаль өлкәнең барлык төп тармакларында цифрлы платформалар булдыруны аңлата. Аны тормышка ашыруга кимендә 700 миллиард сум юлланачак.

Фикер өстәү