Гаиләләргә – өй, авыруларга – ярдәм: Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районында булды

Ишле гаиләләргә – җылы өй, авыруларга – сыйфатлы ярдәм, ә спорт сөючеләргә – яңа үзәк. Түбән Камадан соңгы яңалыклар бу. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов районга эш сәфәренә барды. 

Районда Рөстәм Миңнеханов күпбалалы гаиләләр яши торган Борок авылында булды. Биредә 410 җир кишәрлегенә газүткәргечне файдалануга тапшырдылар. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе дә катнашты. Зәңгәр ягулыкны газлаштырып бетерү программасы кысасында шәхси хуҗалыкларга кадәр китергәннәр. Яңа газүткәргечнең озынлыгы 19 чакрым тәшкил итә.

– Барыгызны да әлеге вакыйга белән котлыйм. Мондый программа өчен Россия Президенты Владимир Путинга, шулай ук, дәүләт башлыгы куйган бурычларны лаеклы дәрәҗәдә хәл итүләре өчен, «Газпром» системасына зур рәхмәт, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Түбән Кама районы һәм шәһәре башлыгы Рамил Муллин әйтүенчә, яңа микрорайон тиз үсә: биредә газүткәргеч, электр энергиясе, элемтә чыбыклары бар, юл салалар. Рөстәм Миңнеханов халык белән дә аралашты. «Балаларыгызга сәлам әйтегез. Сезнең өчен матур һәм уңайлы авыл төзибез. Шәһәр якын урнашкан. Авылның табигате дә курорттагы кебек», – диде Татарстан Рәисе. Борокта яшәүчеләр бу сүзләр белән килеште.

Эш барышында Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама үзәк район күпюнәлешле хастаханәсенең икенче дәвалау корпусын капиталь төзекләндерү нәтиҗәләрен дә карады. Әлеге бинаны 1990 елда салган булганнар. Ремонттан соң ул тулысынча үзгәргән. Бинада барлык инженер челтәрләрен алыштырганнар, яңа лиф та урнаштырганнар. Пациентлар өчен душы булган яңа бүлмәләр бар. Шулай ук табибларга да барлык шартлар тудырылган. Яңартылган дәвалау корпусы Түбән Кама агломерациясе пациентларына сыйфатлы медицина ярдәм күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.

Түбән Камада «СИБУР Арена НК» күпфункцияле спорт үзәге дә ачылды. Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов катнашты. Яңа бина искергән «Дуслык» спорт комплексы базасында төзелгән. Биредә универсаль спорт залы булган яңа корпус сафка баскан, стадион төзекләндерелгән. Тиздән ачык һавадагы спорт мәйданчыкларында да шөгыльләнеп булачак.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, «СИБУР» Татарстанда сәнәгать проектларын гына уңышлы тормышка ашырып калмыйча, республика үсешенә дә зур өлеш кертә.

– Бу матур бина өчен «СИБУР» җитәкчелегенә рәхмәт. Әлеге үзәккә ихтыяҗ зур булачак, чөнки Түбән Кама халкы спортны бик ярата. Монда булачак чемпионнар тәрбияләнәчәк дип ышанам. Шәһәрдә күп кенә техникумнар, көллиятләр, югары уку йортлары да урнашкан. Шуңа күрә студентларыбызның бер спорт комплексында спортның төрле юнәлешләре белән шөгыльләнә алуы мөһим, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рустам Минниханов открыл в Нижнекамске новый спортивный комплекс

«СИБУР» генераль директоры, идарә рәисе Михаил Карисалов әйтүенчә, бу – XXI гасыр корылмасы. «Ул заманча һәм уңайлы. Бина буш урында төзелде диярлек. Бүгеннән биредә белгечләр һәм тренерлар командасы эшли башлаячак. Үзәктә сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган», – диде ул.

Яңа күпфункцияле спорт үзәгендә елына 432 меңгә кадәр кеше шөгыльләнә алачак, дип фаразлана.


Фикер өстәү