Бурычлар үсә, бөлгенлек арта, кешеләр кими

Кешелек җәмгыяте проблемаларның моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә үсеше белән очрашуларын дәвам итә. АКШның дәүләт әҗәте йөз көнгә бер триллион долларлык темп белән үсә башлады. Американың барлык эчке тулай продукты 20 триллион доллардан аз гына артык булуын искә алганда, бу – түләп бетерә алмаслык зур сан. Бурычның инде 34 триллион доллардан ашып китүен искә алганда бигрәк тә.

Англиянең дәүләт әҗәте Икенче бөтендөнья сугышыннан соң иң зур темплар белән үсә. Гыйнвар аенда гына Лондон төбәкләргә 600 миллион фунт стерлинг күләмендә ярдәм иткән иде. Хәзер тагын 19 төбәккә 2,5 миллиард фунт стерлинг күләмендә дәүләт ярдәме озатырга мәҗбүр, чөнки үзәктән акча яумаса, банкротлык парады башланачак. Сайлау алдыннан бөлгенлек игълан итү сайлануны оттыруга тиң. Болай да илдә сәяси партияләргә ышаныч 12 процентка гына калган. Чираттан тыш сайлауда парламентка сул карашлы депутат Джордж Гэллоуэй килде. Ул Фәләстыйнны яклый, ә ил Премьеры һәм барлык рәсми җитәкчелеге дә Израиль яклы. Әмма ил халыкның 19 проценты гына Израильгә мәхәббәтен белдерә.

Быелның февралендә Швециядә банкротлар саны үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 62 процентка үскән. Бөлгенлек күрсәткечләре 19 ай рәттән үсә. Белгечләр «швед бизнесы давыл уртасында» дип белдерә.

Кытай күчемсез милек базарында кризис көчәя. Быелның ике аенда торак сату үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 51,6 процентка кимегән. 2021 ел янәшәсенә куеп карасаң, күчемсез милек сәүдәсе 77 процентка түбәнәйгән. Компартиянең төзелеш тармагын дәүләт акчасы белән коендыруы, күрәсез, булышмый.

Дөньяның алга киткән илләре демографик кризис упкынына төшүнең антирекордлы күрсәткечләренә юлыга. Японнарда – тууның яңа антирекорды. Үткән ел бары тик 758 мең бала дөньяга килгән. Моннан илле ел элек япон хатын-кызлары 3 тапкыр күбрәк бала тапканнар. Илдә туу һәм никахлар саны бер елга 5 процентлык темплар белән кими.  Премьер Фумио Кисида демографияне «ил очрашкан кризисларның иң зурысы» дип белдерде.

Көньяк Корея кризисы японнарныкына караганда да көчлерәк. 2023 елда анда 230 меңнән азрак бала туган. Бу үткән елдагыга караганда 8 процентка ким. 2017 елда илдә 400 меңләп бала туган, 2020 дә – 300 мең генә. Бала табу яшендәге хатын-кызларга уртача 0,65 бала гына туры килә. Шуңа охшаган кризис Кытайда да бара. Кеше саны кимүнең бер мөшкел ягы бар: кредитны кемгә бирәсең, ипотеканы кем ала?


Фикер өстәү