Доллар басып кына коткарып булырмы?

Бу атна финанс базарлары һәм биржа сәүдәсе өчен күңелсез яңалыклар белән башланган иде. Пекинда коронавирусның яңа учагы табылу дөнья икътисадын түбәнәюнең яңа зонасына этеп кертте: биржа индекслары минуска китте, нефтькә бәя төшә башлады, сумның резерв валюталарына карата курсы түбәнәйде.

Эшләр болай барса, «кара алтын» бәясе 35 долларга кадәр төшәчәк, акцияләр очсызланып, олигархлар акча югалтачак, Россиянең федераль бюджетында төшенкелек артачак иде. Кытайда коронавируска каршы хәрби хәл игълан ителеп, яңадан шәһәрләр бикләнә башлагач, чирнең икенче дулкыны кузгалды дип, базарлар курку кичерде. Кытайда гына түгел, Америкада да чир йоктыручылар саны кискен артып, карантин кризисының яңа этабы турында хәвефне көчәйтте. Алабама, Калифорния, Флорида, Төньяк Каролина штатларында чирләүчеләр саны кискен ишәйде. Инвесторлар глобаль масштабтагы икенче дулкын турында пышылдаша башлады, карантиннан чыгып бетмәгән килеш яңадан бикләнергә туры киләчәк дигән курку туды. Масштаблы яңа бикләнүне дөнья икътисады күтәрә алмаячак иде, билгеле. АКШның финанс министры Мнучин кабат бикләнүнең кабул ителмәслек вариант булуы хакында белдерү ясады.
Американың федераль резервы, финанс төшенкелегеннән чыгу өчен, яңадан доллар баса башлады. Бәяләрне төшерергә ярамый иде. Бу олигархлар өчен зур югалту булачак. Федераль резерв системасы дүшәмбедә зур белдерү белән чыкты: бәяләре төшә башлаган корпоратив облигацияләрне акча басып сатып алу башланачак. Моны ишетеп, кыйммәте бер тиен тормаган кәгазьләр бәясе яңадан күтәрелә башлады, биржа индекслары югарыга таба хәрәкәтен дәвам итте, түбән төшә башлаган «кара алтын» бәясе дә өскә таба үрмәләде. Доллар күбәйгәч, рус сумы да җанланды: аның курсы үсә башлады. Американың Үзәк банкы шулай итеп 30 сентябрьгә кадәр бәясе чүпкә чыккан активларны 750 миллиард долларга сатып алу юлы белән төшенкелеккә бирелгән финанс базарларын өметсезлектән коткарды. Болай да бүселгән куыклар янә кабара башлады. Һавадан акча ясауның бу ысулы ноябрьдә булачак АКШ Президентын сайлау узганчы дәвам итәр, диләр.
Америка банкы доллар өләшүне ил эчендә генә түгел, дөнья масштабында да алып бара. Япон банкына җиңел генә 212 миллиард долларлык ярдәм килеп иреште, Европа Үзәк банкы 69,5 миллиард доллар алды, Англия банкы 13,3 миллиард долларлык ярдәмгә тиенде. Швейцариянең Милли банкы 10,8 миллиард долларлык «яңгыр»да коенды. Доллар яңгыры Дания, Норвегия, Көньяк Корея, Австралия, Мексика банклары өстенән сибәләп үтте. Россиягә ярдәм нефть бәясе күтәрелү рәвешендә килеп иреште.
Мондый акча басу уеннарының чын икътисад өчен бер тиенлек файдасы да юк югын. Ярдәм бары тик олигархик капиталны саклау йөзеннән генә оештырыла. Реаль икътисад исә әле бер аякка, әле икенчесенә аксый, бөтен дөньяда рецессия дәвам итә, халыклар бөлә һәм, дулап, урамнарга чыга.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү