Ялгыз аналар һәм ялгыз аталарга яңа төр пособие түләргә җыеналар

Россиядә ялгыз аналар һәм ялгыз аталарга яңа пособие түли башларга мөмкиннәр. Илкүләм ата-аналар комитеты (НРК) Дәүләт Думасына һәм Министрлар Кабинетына баласын ялгыз тәрбияләүче аналар һәм аталарга вакытлыча өстәмә пособиене гамәлгә кертү турында тәкъдим җибәргән.

Бу хакта, НРК рәисе Ирина Волынец сүзләренә таянып, Газета.ru хәбәр итә. Волынец әйтүенчә, коронавирус пандемиясе аркасында илдә икътисади хәлләр нык катлауланды. Ә әлеге категория кризис чорында махсус ярдәмсез калды. Эшсез ата-аналарның пособиеләре, балаларга пособиеләр арткан бер мәлдә, ялгызы гына бала тәрбияләүче әниләр һәм әтиләр өстәм ярдәм чараларыннан башка гына яшәргә мәҗбүр.
“Агымдагы ел ахырына кадәр ялгыз аналар һәм ялгыз аталарга бер гаилә әгъзасына ике яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә айлык компенсация түләүне сорыйбыз”, – диелгән мөрәҗәгатьтә.
Волынец шулай ук мондый ата-аналар өчен гамәлдә булып килүче барлык түләүләрнең тулысынча сакланып калырга тиешлеген басым ясап әйткән.


Фикер өстәү