«Мәгариф» илкүләм проекты белем системасын ничек үзгәртә?

11 мәктәп һәм 10 бакча. «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә быел республикада әнә шуның кадәр мәгариф оешмасы төзеләчәк. Алар арасында  Казан гына түгел, Биектау, Лаеш, Питрәч районнары да бар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Чыгымнар һәм өметләр турында – безнең язмабызда.

Хәзерге вакытта «Заманча мәктәп», «Һәр баланың уңышы», «Цифрлы мәгариф мохите», «Социаль активлык», «Россия гражданинына патриотик тәрбия бирү» кебек проектлар тормышка ашырыла. Илсур Һадиуллин белдергәнчә, мәгарифне үстерү өчен бигрәк тә инфраструктурага бәйле проектларның файдасы зур. Әйтик, 2019–2023 елларда республикада 46 мәктәп төзелгән. Бу – 40 мең укучыга урыннар дигән сүз. Соңгы биш ел эчендә 82 бакча ачылган. Шуның нәтиҗәсендә 16,5 мең бәләкәчкә өстәмә урыннар булдырылган.

– Яңа мәктәпләр бигрәк тә зур шәһәрләрдә икенче сменада белем алучы укучыларның санын киметергә булышты, – диде министр.

Журналистлар мәктәпкә кабул иткән чорда урыннар җитмәгән районнар турында да кызыксынды. Министр әйтүенчә, нәкъ шул балалар саны күп булган иң кирәкле пунктлар күздә тотылган да инде. Әйтик, Питрәч районының Көек авылында 600 урынга исәпләнгән янкорма төзеләчәк. Казанның «14 нче», «Яңа Горки» микрорайоннарында, «Весна» торак комплексында, Чаллы шәһәре, Биектау, Лаеш районнарында да пәйда булачак алар.

Авыл мәктәпләре дә ярдәмнән коры калмый. Хәзерге вакытта барлыгы 436 «Үсеш ноктасы» үзәге эшли. Проект ярдәмендә уку кабинетлары заманча итеп җиһазландырыла. Ел ахырына кадәр тагын 72 авыл мәктәбендә физика, химия, биология фәннәреннән укыту базасы ныгыячак. Андагы шартлар укучыларны төрле бәйгеләргә, имтиханнарга әзерләүдә зур ярдәм булып тора. Әйтик, узган ел «Үсеш ноктасы» базасында шөгыльләнгән 15 укучы БДИдан 100 балл җыйган. Алар арасында химия һәм биология сынауларыннан 200 балл туплаган Мөслим кызы Лиана Исмәгыйлева да бар.

Бүген Лиана Казан дәүләт медицина университетында укый.

– Әлеге проектның файдасы күп булды. Химия кабинетына материаллар күп кайтты. Тәҗрибәләрне үзебез үткәреп карый алдык, – ди Лиана.

Илсур Һадиуллин фикеренчә, «Үсеш ноктасы» проекты шәһәр мәктәпләрендә дә булырга тиеш. Ни өчен дигәндә, сыйныфта 40ар бала утыра. Аларга да лаборатор эшләрне, тәҗрибәләрне үз куллары белән үткәреп карау кирәк.

«Мәгариф» илкүләм проекты авыру балаларга шартлар тудыруны да күздә тота. Бу җәһәттән мәктәпләр махсус заманча җиһазлар, психолог, дефектологлар белән тәэмин ителгән.

Сәләтле балалар да игътибардан читтә түгел. Татарстан Рәисе ярдәме белән илкүләм олимпиадаларның йомгаклау этабында җиңүчеләр 200 мең сум акча алса, призерларга бу сумма – 100 мең. «Акыллы баш»ларны бәйгегә әзерләүчеләргә дә әҗере бар. Аларга һәр җиңүче һәм призер өчен 86 мең сум акча бирелә. Узган елдан халыкара олимпиадаларда медаль алучы укучыларга да, өлешен керткән педагогларга да түләү арткан.

Патриотик тәрбиягә кагылышлы проект исә меңгә якын мәктәптә директорларның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләрен билгеләү мөмкинлеген биргән. Ел ахырына кадәр барлык мәктәпләр дә Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары белән тәэмин ителәчәк.

Кадрлар кытлыгын күпмедер дәрәҗәдә киметү өчен «Авыл укытучысы» программасы эшли. 2020 елда башланган проект авыл мәктәпләренә 51 укытучыны кайтарырга булышты.

«Кадрлар» проекты исә белгечләр кытлыгын бетерүне күздә тота. 2028 елга кадәр миллионга якын эшче белгечне әзерләргә туры киләчәк.

– Кадрлар буенча проблемалар җитәрлек. Хәзерге вакытта математика, физик, рус теле укытучылары җитми. Элек без укыганда, I курстан соң мәктәпкә практикага бара идек, хәзер алай түгел. Яшьләрне мәктәпләргә җибәрергә һәм шунда калдыру өчен барысын да эшләргә кирәк. Яшәргә урын, яхшы хезмәт хакы булсын. Кызганыч, боларны күздә тоткан программа юк. Без 320 педагогик класс ачтык. Анда укытучы булырга теләгән 6,5 мең бала укый. Быел 1500е мәктәпне тәмамлый. Шуларның 80 проценты укытырга кайтса, өмет уяныр иде, – ди министр.

Президент Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында тагын биш илкүләм проект тормышка ашырылачагын әйтте. Аларның барысы да бакча, мәктәп, көллият һәм вузлардагы шартларны яхшыртуны күздә тота. Болар – капиталь ремонт, яңа тулай тораклар төзү, автобуслар белән тәэмин итү, укытучыларның дәрәҗәсен күтәрүгә бәйле чаралар. Димәк, мөмкинлекләр тагын да артачак.

Сан

  • 28,5 миллиард сум. «Мәгариф» илкүләм проектына 2019–2024 елларда республика һәм федераль бюджеттан шуның кадәр акча бүлеп бирелгән.

Фикер өстәү