Татарстанга Казахстан Парламенты Мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошанов килде 

Бүген Казанга эш сәфәре белән Мәҗлес Рәисе Аслан Кошанов җитәкчелегендәге Казахстан Парламенты Мәҗлесе делегациясе килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Казахстан Парламенты Мәҗлесе делегациясе составында – Халыкара эшләр, оборона һәм иминлек комитеты рәисе Айгөл Куспан, Финанс һәм бюджет комитеты әгъзасы Берик Бейсенгалиев, Аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы Павел Казанцев, Экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре комитеты әгъзасы Арман Калыков, Икътисади реформа һәм төбәк үсеше комитеты секретаре Екатерина Смышляева, Мәҗлес Аппараты җитәкчесе Ренат Айтаев, Казахстанның Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Даурен Абаев һәм башка рәсми затлар.

Эш сәфәре кысаларында Казахстан закон чыгаручылары Татарстан Дәүләт Советында булачаклар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Парламенты Мәҗлесе Рәисе Аслан Кошанов белән очрашачак. Яклар Татарстан Дәүләт Советының Казахстан парламентының түбән палатасы һәм хакимиятнең вәкиллекле органнары белән парламентара хезмәттәшлек, шулай ук ике яклы хезмәттәшлекне алга таба ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышырга ниятли.

Моннан тыш, Казахстан парламентарийлары Татарстанның сәнәгать тәҗрибәсен өйрәнергә, «Химград»ка барырга җыена.


Фикер өстәү