Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның бәйсезлеге игълан ителүгә 30 ел тулуга багышланган тантанада катнашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасы бәйсезлеге игълан ителүгә 30 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашып, әлеге илнең Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Искаковны, кичәдәге кунакларны әлеге мөһим вакыйга уңаеннан котлады.

“Без Казахстан җитәкчелеге белән даими очрашабыз, нәтиҗәле, нык эшлекле һәм гуманитар элемтәләр урнаштырабыз. Казахстанның күп милләтле халкының һәрдаим үзенең үсеш юлларын эзләүче, яңаны булдыру юлындагы халык икәнлегенә күп тапкырлар инанганым бар, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Шуңа күрә илгә инвесторлар килә. Шул исәптән Татарстан белән килешүләргә кул куела, уртак предприятиеләр ачыла”.

Татарстан өчен Казахстан – төп партнерларның берсе. Ике республика арасындагы сәүдә элемтәләре, нәтиҗәле бизнес-элемтәләр, парламентара хезмәттәшлек үзара мөнәсәбәтләргә уңай йогынты ясый, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе Казахстан Парламенты Мәҗлесе Рәисе Нурлан Нигъмәтуллин һәм Парламент Сенаты Рәисе Мәүлен Ашимбаев исеменә котлау хатлары тапшырды.
“Парламент Мәҗлесе депутатларының Россия белән Казахстан арасындагы үзара мөнәсәбәтләр кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш кертүен югары бәялибез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин Нурлан Нигъмәтуллин исеменә юлланган хатта. – Казахстан белән Россия арасындагы дустанә элемтәләрнең алга таба да ныгыячагына ышанам”.

Фәрит Мөхәммәтшин Ерлан Исхаков аша Татарстан Президенты исеменнән Казахстан Президенты Касыйм-Җомарту Токаевка һәм илнең Беренче Президенты Нурсолтан Назарбаевка котлау хатлары тапшырды.


Фикер өстәү