Кичектерелгән «оҗмах»: постиндустриаль дәрәҗәгә кайчан ирешербез?

 Постиндустриаль җәмгыять. Без аны теләдек, телибез. Тик аның өчен икътисад белән сәнәгать һәрдаим көн кадагында, беренче урында торырга тиештер. Ләкин без яшәгән илдә, тарафларда гел генә алай барып чыкмый. Хәтсез очракларда икътисадны сәясәт билгели. Сәясәт икътисадның да, аның белән бергә бар булган җитештерүнең дә структурасын, күләмен, юнәлешен үзгәртеп куйгалый. Андый хәлне без бүген дә күпмедер күзәтәбез: чикләүләр, махсус хәрби операция икътисадка үз төзәтмәләрен кертте һәм кертә. Без ом-тылган җәмгыять тагын көн кадагыннан төшә…

Җәмгыятьләрнең әле тагын җитештерү, ясауны, аңа бәйле һөнәр ияләрен беренче урынга куйган индустриаль дип аталганы да бар бит. Һөнәрчегә, чүлмәкчеме ул, арба тәгәрмәче ясаучы остамы, элек-электән хөрмәт, ихтирам белән караганнар. Әйберне җитештерү, булмаганны булдыруда осталык гына түгел, сәләт тә кирәк. Җитештерү, производство – катлаулы процесс. Ә әзерне сатучы, әвеш-тәвеш китерүче, шуның белән акча эшләүчене без әле күптән түгел генә «спекулянт» дип атый идек. Чөнки өстәмә бәя куеп, товарны кулланучыга ирештерүче сатучыдан аермалы буларак, ясаучы – юкны бар итүче ул. Ул – иҗатчы.

Ләкин менә ни хикмәт, дөнья алга барган саен, һөнәрчеләргә, җитештерүдә эшләүчеләргә ихтыяҗ акрынлап кими. Дөньяның алдынгы өлеше бүген артык михнәт күрми генә без әйткән, постиндустриаль дип аталган заманча тормышта яшәп ята. Постиндустриаль дөнья – нәрсә соң ул? Ул, беренчедән, барлык халыкның нибары 2–3 проценты илне авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулысынча тәэмин итеп тора дигән сүз. Үз илен ашату гына җитмәгән, андыйлар хәтта икенче, өченче дөнья дип аталган тарафта яшәүче халыкның да өлешчә тамагын туйдыра. Икенчедән, постиндустриаль чорҗитештерүдә тир түккәннәр өлешенең дә 30–35 проценттан артмавы. Монысы без әйткән чорны билгеләүче төп фактор: теге яки бу ил, артык көчәнми генә, памперслардан, канцелярия скрепкаларыннан алып, катлаулыдан катлаулы станокларга, самолетларга кадәр барысын да ясап, булган ихтыяҗны канәгатьләндереп тора. Ул гынамы, үзеннән артканын кулыннан эш килмәгән чит-ятларга да сата.

Ә халыкның калган 60–65 проценты андый тарафларда ни майтара соң, диярсез. Постиндустриаль җәмгыятьнең асылын менә шул калганнар тәшкил итә дә инде: алар – куллану, хезмәт күрсәтү сферасында. Алар – чәчтарашханәләрдән башлап ресторан, туризм бизнесында, транспортта, сәүдәдә, сәламәтлек саклау, фән белән мәгарифкә кадәр булган бар өлкәләрдә. Алар – яшәешнең уңайлылыгын, сыйфатын, хәтта ки тәмен, рәхәтен тәэмин итеп торучылар, алга киткән фән һәм мәгариф дигәндә – киләчәген кайгыртучылар.

Табигый инде, постиндустриаль җәмгыятьнең асылын билгели торган мондый пропорцияләр тусын өчен, алдынгы технологияләр һәм шул технологияләр китергән югары хезмәт җитештерүчәнлеге булу фарыз. Башкача берни дә барып чыкмаячак. Әле тагын «кеше капиталы» дип аталучы капитал – гражданнарның гыйлемле, кайда эшләвенә карамастан, югары профессиональ әзерлекле, актив, булдыклы булуы да шарт. Биредә тагын шунысы да ачык: постиндустриаль фазага җитү, ирешү өчен, башта индустриаль стадияне аркылыга-буйга үтәргә – бар көчне җитештерүгә салырга, шул юнәлештә армый-талмый озак еллар эшләп, сыйфатлы һәм аз чыгымлы итеп һәммә нәрсәне ясарга өйрәнергә кирәк.

Җыеп әйткәндә, бар кирәк-ярак, җиһаз, азык-төлекне җитештерүдә хезмәткә яраклы халыкның өчтән береннән артыгы эшләми, ә дөньяң түгәрәк, тормыш сыйфаты югары икән – димәк, син алда исеме аталган шул җәмгыятьтә яшәп ятасың. Җитештерү яңа технологияләр сәбәпле шул дәрәҗәдә алга киткән, ул артык көч, чыгымнар сорамый. Чүлмәкне дә, арба тәгәрмәчен дә автоматик линияләр, роботлар ясый. Халык – технологияләр биреп торганны кулланучы гына. Без сөйләгән җәмгыять – кулланучылар, фән-техника китергәннең рәхәтен күрүчеләр җәмгыяте. Бәлки анда яшәүчеләр аз-маз ялкаудыр, ләкин гыйлемле һәм ирекле, аңлы һәм актив гражданлык позицияле затлар алар…

Россия дигәндә, без, 1990 нчы елларда «һава торышы»н билгеләгән кайбер икътисадчыларның рецептларына ышанып, индустриаль фазаны үтмичә генә постиндустриаль илләр арасына кереп китмәкче, үзенә күрә бер «ат йөреше» ясамакчы булган идек. Тик барып чыкмады. Нефть долларларына оҗмах сатып ала алмадык. Ул чакта да, соңрак та. 2000 нче елларга кергәч тә, үҗәтләнеп, акчаны Милли байлык фонды кебек олы янчыкларга җыйсак җыйдык, җитештерү өлкәсенә, технологияләргә юнәлтергә ашыкмадык. Киресенчә, «кара алтын» табуны арттырдык, чималчылыктан читләшмәдек. Ә бит нефть сәнәгате ул шундый әйбер: аны сәнәгать димәсәң, хәтере калыр. Аны «җитештерү» дип шартлы рәвештә генә атап буладыр. Чынлыкта ул Ходай җитештереп куйганны җир өстенә чыгару гына. Ул – промысел. Балык тоту, җәнлек аулаудан аерылса да.

Нефть долларларының янчыкка эләкмәгән өлешен туздыру, әрәм-шәрәм итүләргә карасаң, илгә тагын бер, аерым Хисап палатасы кирәк булмады микән, диясе килә. Чөнки акчаның югалыр юллары, тишекләре, акланмас чыгымнар җитәрлек булды – авызлыкланмаган коррупция, читкә капитал озатудан башлап, кеше башыннан санаганда, дөньяда иң зур чиновниклар армиясе, иң зур полициягә кадәр. Алардан да бигрәк, без сайлаган бик үк дөрес булмаган кыйбла – тышкы сәясәтнең эчкесеннән һәрчак өстенлеге. Анык, расланган икътисадый сәясәтнең юклыгы. Кая монда постиндустриягә урын? Нефть акчасына коендык, тик Гарәп Әмирлекләре була алмадык. Әле ул илне дә без сөйләгән җәмгыятькә шартлы рәвештә генә кертеп буладыр.

Җитештерү, индустриаль стадия, аңа битарафлыкта шуңа барып җиткән чаклар булды: без хәтта хәрби җиһазлар, техниканы (Россия Франциядән сатып алырга җыенган «Мистраль» хәрби корабларын искә төшерик), кайбер төр гади кораллар, шул ук электроника, оптик системаларны Көнбатыштан сатып алгаладык. Санкцияләр, әлбәттә, андый сәүдәгә чик куйды. Әмма факт факт булып кала. Җитештерүдә озак еллар тир түккән кеше буларак, ул өлкәгә булган игътибарсызлыкның гафу ителмәгәнлеген беләм. Төрле форс-мажор чыкканда бигрәк тә. Бүген без «бөек технологик держава» – Ираннан күпләп беспилотниклар сатып алабыз, баллистик ракеталар сорарга мәҗбүрбез. Постиндустриаль дәрәҗәгә ирешү өчен, индустриаль этапны үтү мәҗбүрилеген шушы хәлләр дә ачык күрсәтмиме?

 

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү